Форум » Татар теле һәм әдәбияты » Тематик планнар » Ответить

Тематик планнар

Admin: Тематик планнар турында фикер алышу, алмашу өчен...

Ответов - 3

Admin: Сайтыбызның кулланмалар битеннән Сез 6-9 класслар өчен тематик планнар таба аласыз . Адрес: http://koshlaush.narod.ru/

tat: Тематик планнарыгыз бик тә универсаль, төгәл итеп эшләнгән. Яшь укытучылар өчен менә дигән! Мин мәктәпкә килеп эшли башлаганда, бер таяныр материал да юк иде. Барысын да 0 дән башларга туры килде. Интернетта татар теле һәм әдәбиятыннан тематик план табу хәзер дә бик проблемалы. Бик яхшы эш башкаргансыз, молодцы! Тәҗрибәле укытучыларның тематик планнарында үзләренең яратып куллана торган эш алымнары, методлары, методик табышлары ачык күренә башлый, теге яки бу теманы өйрәнүнең системасы чагыла, милли-төбәк компонентлары өстәлә, хәтта нинди технология кулланып укытырга теләгәне дә ачык күренә. Еллар үтү белән, бер үк планның берничә варианты да барлыкка килә хәтта. Чөнки төрле елны төрле әзерлектәге, төрле сәләтле балаларны укытырга туры килә, программалар үзгәрешсез калып, дәреслекләр яңарыш кичерергә мөмкин...

Гөлнара: Тематик планнарыгызны кулландым.Бик зур рәхмәт! Алар бик отышлы язылганнар




полная версия страницы