Форум » Татар теле һәм әдәбияты » Файдалы сайтлар » Ответить

Файдалы сайтлар

Admin: Кереп карагыз, бик күп мәгълүмат табарга була: Муса Җәлилнең автобиографиясе http://tatar.museum.ru/Jalil/jalil.htm Шәриф Камал турында http://www.ruzaewka.ru/kamal.htm Татар электрон китапханәсе http://kitap.net.ru/ Нури Арсланов турында: http://kitap.net.ru/arslanov1.php http://kitap.net.ru/arslanov.php http://culture.tatar.ru/rus/index/literatu.../n_arslanov.htm Әхмәт Дусайлының татар язучылары турында белешмәлеге http://adiplar.narod.ru (Монысы Опера браузеры белән дөрес ачылмады)

Ответов - 51, стр: 1 2 All

Admin: Нигәдер менә бу файдалы сайтны тәкъдим итми калганбыз. Бик файдалы, әдәби әсәрләр соратып алу мөмкинлеге булган ресурс: “Белем.ру” Интернет-белем алу үзәгенең электрон китапханәсе.

Admin: Кирәк булса: КАЗАН ДӘҮЛӘТ УНИВЕРСИТЕТЫ Татар филологиясе һәм тарихы факультеты Татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ МЕТОДИКАСЫННАН ПРОГРАММА Төзүчеләр: филол. ф. канд., доц. М.М.Шәкүрова, асс. З.В.Шәйхразиева, филол. ф. канд., асс. А.Ф.Йосыпов Монда

Admin: Татар теле, 2 сыйныф. Тема: "Сыйфат"


Admin: САМОУЧИТЕЛЬ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА

Admin: Күптән ачылган булса да күрмәүчеләр бардыр. Бик файдалы ресурс: http://miras.belem.ru/

Admin: "Белем.ру"ның электрон китапханәсендә Муса Җәлилнең шигырьләре һәм аларның аудио нөсхәләре эленде.

Рания: Дәресләрдә файдалану өчен бик куп материал таптым бик зур рәхмәт!

Рания: Декабрь аенда татар теленнән интерактив китап чыгачак, бу турыда ишеттегезме әле? Бу китап бик файдалы һәм кызыклы дип уйлыйм. Афәрин!

Admin: Яңа "Татар теле" интерактив электрон дәреслеге дөнья күрде.

Рания: ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ШИГЪРИЯТЕ ТЕЛЕ ИНТЕРНЕТ-СҮЗЛЕК

Рания: ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ШИГЪРИЯТЕ ТЕЛЕ ИНТЕРНЕТ-СҮЗЛЕК Сүзлек белән эшли башлаганчы, ачылган биттәге мәгълүмат белән тулысынча танышып чыгыгыз

Рания: Бүген, 15.01.2010 "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Укытучылар елы" официаль старт алды... Тулырак.

Рания: Хөрмәтле коллегалар! Татар китап фонды (ТАТКНИГАФОНД) сайты ачылды. Әлеге сайтта, Татар әдәбияты классикасы, Хәзерге татар әдәбияты, Балалар әдәбияты һ.б. тематикага бик күп электрон китаплар тупланган. Әлеге китапларны уку, укучыларга күрсәтү өчен сайтта теркәлергә генә кирәк. Теркәлү бик җиңел көйләнгән. Рәхим итеп кулланыгыз!

Рания: Борис Пантелев: «БДИны туган телдә тапшыру турындагы таләпләр законлы»

Рания: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәре тәрәккый белем бирү консультатив-методик үзәгенең 2009/2010 уку елына уртак чаралар планы нигезендә, шулай ук Л.В.Занков тәрәккый системасы буенча эшләүче башлангыч мәктәп укытучыларының инновацион эшчәнлек тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату максатыннан, агымдагы елның 1 нче мартыннан 1 нче апреленә кадәр Татарстанда “Татар телен өйрәнәбез” исемле республика бәйгесе узачак. Тулырак

Рания: Белем.Руның яңа проектлары ачылды.

Admin: Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Мастер-класс” бәйгесе башланачак...

Рания: Яңа форум

лиля:

Рафис Кашапов: “Азатлык” татар яшьләренең элекке рәисе Тәлгать Әхмәдишин җанисәп алдыннан татарларны татар булып язылырга чакырган өндәмә белән чыккан иде. Ул әлеге өндәмәне машинасының арткы тәрәзәсенә ябыштырып йөрде. Шушы көннәрдә Әхмәдишин машинасына “Горур булсаң, татарча сөйләш” дигән язу беркетте. Тәлгать әфәнде татар булганнарны татар булып язылырга чакырган шигар белән Татарстан юллары буйлап йөзләрчә чакрым юл узды. Әхмәдишинның бу чарасына каршылык күрсәтелмәгән, үзенә, машинасына зыян китерелмәгән. “Киресенчә, бу язуны укыган машина йөртүчеләр мине сәламләп, кычкыртып китәләр”, ди ул. Әхмәдишин әйтүенчә, татар теле тормыш-көнкүрештән торган саен күбрәк кысрыклап чыгарыла, ана телендә сөйләшү көннән-көн азрак ишетелә. Менә шушы күренеш аны өндәмә белән кабат урамга чыгарга мәҗбүр иткән. Әлеге гамәл матди чыгымнар белән дә бәйле икән. Җанисәп вакытындагы шигар “Чыгымнар зур түгел. Реклам агентлыгында язу өчен 300 сум түлим, хәрефләрне ябыштырыр алдыннан машинаны чистарту, юу 150 сумга төшә”. Бу үрнәккә иярергә теләүчеләрне чыгым куркытмастыр, дигән фикердә ул. Сөйләшү азагында Әхмәдишин татар телен куллану дәрәҗәсе Татарстан җитәкчеләреннән дә тора, алар беренче чиратта бу мәсьәләгә игътибар итәргә тиеш, дип ассызыклый. “Төрле чараларда депутатлар, республика җитәкчеләре бер-ике сүз татарча әйтәләр дә, бетте. Халык аларга карый, алардан үрнәк ала. Алга таба болай булырга тиеш түгел”, дип борчыла татар яшьләренең элекке рәисе. Татар булырга өндәгән язулы машинада йөрү барыбер шомландыра икән. Тәлгать әфәнде әйтүенчә, аның җәмәгате бу машинага утырып йөрүне бик хупламый. http://www.azatliq.org/content/article/2223026.html

Рафис Кашапов: Татарстан республикасын яклыйк: http://mtss.ru/im6/index.php?page=21



полная версия страницы