Форум » Татар теле һәм әдәбияты » Шигырьләр » Ответить

Шигырьләр

Admin: Хөрмәтле коллегалар! Форумыбызның төрлесеннән дип аталган битендә Гөлназ Тархановадан килгән бик матур шигырьләр бар (татар телендә), рус теле бүлегендә дә аның шигырьләре урын алган кереп укыгыз, файдаланыгыз (Гөлназга рәхмәт укып... )

Ответов - 6

Admin: Хөрмәтле коллегалар менә бу шигырьне укып багыгыз әле, миңа, шәхсән, бик ошады : Укучыма! Син - киләсе заман кешесе. Барысын да килә беләсең. Күзләреңне миңа төбисең дә Миннән яңа белем көтәсең. Бар ышаныч бары миндә генә, Укытучың бит мин, мөгаллим! Синең күзләреңдә мин белемле, Зур йөрәкле гади бер галим. Ышанычың миңа гаҗәеп зур. Ничек кенә аны акларга? Белем эзләп типкән яшь йөрәктә Мәрхәмәтне ничек сакларга? Минем алда тора күп бурычлар Алларымда минем күп максат. Укытучы икән - әйдә, укыт! Дию генә, дустым, бик ансат. Бала тапкан ана алдындагы Нинди булган булса бурычлар. Укытучы да, ата-ана кебек Бала бәхете өчен тырыша. Горурланам бөек исемем белән, Зур киләчәк - минем кулларда. Телим һәркемгә дә: укытучы Юлдаш булсын сезнең юлларда! Раил Гатауллин, http://belem.ru/ проекты җитәкчесе, 7 март, 2007 ел

Фенис: Шигырь ейбет рехмет. Мене мине де илхамландырдыгыз еле:) АНА ТЕЛЕМ Җаным, тәнем минем, син, әй изге ана телем, Бал чәчәгемдер, син минем татлы телем, Кояш нурыдай якты, җылы синең сүзләрең Чишмә суыдай саф минем, татар телем. Җир җиләгедәй эрисең авызда, газиз телем, Чык суыдай шифалы, син минем дәва телем, Кар бөртегедәй актыр, ул минем йомшак телем, Чәчәкләр кебек хуш исле, ул минем татар телем. Киң тугайлар кебек, син минем бишек телем, Иделем кебек тирәндер, ул минем туган телем. Йөрәкләргә хуш килә синең ягымлы сүзләрең, Кирәк вакытта ут ачадыр, ул минем - ТАТАР ТЕЛЕМ !!!

Фенис: ДИМӘК... Сиңа охшарга телим мин, Синең кебек булу хыялда. Димәк, Кирәк тимер йозак куеп, Нәфсемне дә бераз тыярга. Сиңа охшарга телим мин, Синең кебек булу хыялда. Димәк, Сызылып ал таң атканда, Юнәлешем булсын кыйблада. Сиңа охшарга телим мин, Синең кебек булу хыялда. Димәк, Кайта күңел ерак далалардан, Хезмәт өчен туган ояга. Сиңа охшарга телим мин, Синең кебек булу хыялда. Димәк, Хөрмәт итә белү кирәк, Сөя белү кирәк дөньяда...


Фенис: КҮБӘЛӘК Ул киң болыннарда, Мәхәббәт күбәләге Чәчкәләрнең кирәк булды, Матуры, түгәрәге. Бер-бер артлы, төрле төсле Чәчкәгә кунгалады. Өйгә кайтмый бик күп тапкыр, Болында кунгалады. Ак чәчәкләрнең таҗын, Кара тапка буяды Бер ел кыска гомерендә Нәфсен hич тыялмады. Бер көн кинәт көтмәгәндә Давыл чыкты, болыт каплады Очып китеп күбәләк ялгыш, Роза энәсенә кадалды.

Альфира: Шимбэ конне яздым,кабул итэсезме дуслар? Син минем жаным, Син минем кояшым, Бэхетем hэм язмышым, коч-дэрт бируче - якын дустым. ======================== Тормыш коту,тормыш юлы бик тэ катмарлы дилэр, Тормыш юлы авыр дилэр. Авыр тугел ул - бу ялгышу Тормыш - ул бэхет, Тормыш - ул сынау hэрберебезгэ кирэк шуны анлау. ========================== Рэхмэт сина язмыш туземлек бируенэ, Рэхмэт сина язмыш Сынаулар бируенэ. Сынауларны туземлек белэн генэ Утеп була дустым гомер юлында. ============================ Гомерен озын булыр, Гомерен кояш сыман Балкып торыр Гомерен шатлыклы булыр - Йорэк парэн белэн бергэлэп янэшэ яшэсэн генэ. Гомерен корыч булыр Кунелен булса катыр.... ================== Тик кеше генэ галэмдэ Ин кочлесе, ин тапкырлысы Илаhи коч бируче Жан яратучы, Барлык жанга мохэббэт таратучы.

Admin: Альфира яза: Шимбэ конне яздым,кабул итэсезме дуслар? Әлбәттә кабул итәбез, Альфира!!! Бик матур шигырь, Афәрин !



полная версия страницы