Форум » Ял да кирәк бит безгә » Мәзәкләр сайты » Ответить

Мәзәкләр сайты

Admin: Дуслар укып карагыз әле, күрсәтеләчәк сайтта бер рәхәтләнеп ял итеп чыгып була : Кечкенә Гали мәктәптән елап кайтып керә: - Әтием, безне мәктәптә алдалыйлар! - Кем алдый, нәрсә? - Укытучы апабыз. Кичәгенәк икегә икене кушкач дүрт була дигән иде, ә бүген өчкә берне кушкач дүрт була ди... * * * Кайбер урындыкларның сыйфаты утырып еларлык булса, диваннарныкы - ятып еларлык. * * * - Мәктәп укытучысы булып эшләр өчен өч сәбәп бар: июнь, июль, август... - Ә булмас өчен? - Тугыз: сентябрьдән алып - майга хәтле... Сайтның адресы: http://mezek.narod.ru/

Ответов - 19

Резеда: Укытучы эштән кайтып килгәндә, подъезд төбендә бер бандит ташлана: - Отдай часы, - ди укытучыга. Укытучы коты очып, ялвара: Часы не отдам!!! Бери классное руководство!!!

Admin: Үзебез турында мондый күңелле мәзәк ишеткәнем юк иде әле, күңелләр күтәрелеп китте...

Admin: Ике программист сөйләшә: – Кичә кибеттә ниндидер сәер җиһаз күрдем. Тик аны компьютерның кай җиренә тоташтырасын аңламадым. – Нинди җиһаз? – Тычкан капкыны дип язылган.

Admin: - Машина алырга дип җыйган акчабызны нишләтик икән, атасы? - Оныкларга бир. Туңдырма алып ашасыннар. Беренче виртуаль туйга 200 Мб кунак җыелган.

Admin: - Улым, ни өчен өйдә мондый бардак? - Дусларым белән кич утырдык. - Ә пианино кая китте? - Тыңлап торырга бирдем.

Булат: Мәзәкләрне менә бу сайтта рәхәтләнеп тыңлагыз: http://mubrikmpzzz.narod.ru/mp3_mezek.htm

Булат: Китап кибетендәге сатучыдан танышы: - Я сәүдәләр ничек бара?- дип сорый. - Начар. Акчасы булганнар укый белмиләр, ә укый белүчеләрнең кесәләрендә җилләр уйный.

tat:

Булат: Беренче класс малае мәктәптән кайта да: - Җитте! Мәктәбегезгә сыңар аягымны да атламыйм!- ди. - Нигә? - Ни эшлим соң мин анда? Укый да белмим, яза да белмим, ә сөйләшергә кушмыйлар....

Булат: Бүген рәсем дәресендә гаилә рәсеме ясыйбыз. Инсаф өй рәсеме ясап куйган. - Инсаф, өегезне ясагансың, ә гаиләгез кайда? - Абый, алар өй эчендә...

Admin: Татарча "Кәмит клубы" (видео) монда

Admin: Татар биюе фрагменты видеосын карагыз

tat: Мин бу видеоны безгә нинди максат белән күрсәтүегезне аңлап бетермәдем... Кара юмор :(

Admin: tat яза: Мин бу видеоны безгә нинди максат белән күрсәтүегезне аңлап бетермәдем... Кара юмор :( Моны шәхси фикер дип кабул итәм. Ә шәхси фикер һәркемнең үзенеке. Юморның агын карасын без билгеләмибез. Ошамаган икән, бары тик бүтән карамаска гына тәкъдим итәм. Бу видео бернинди максат белән дә куелмады, ул бар, ясалган. Аны карагач фикерләрегезне миңа җиткерү түгел (видеоны мин ясамаган), ә менә ниләр бар икән дип үзегезгә генә уйланырга кирәктер

Admin: http://www.omet-ufa.ru/layka.html

matur: Кораб кечкенә генә утрау яныннан үтә. Ә анда сакаллы бер кеше кычкыра һәм куллары белән нәрсәдер бик җитез селки… – Бу кем соң? – дип соры пассажир капитаннан. – Кем белгән? Һәр ел моннан узганда, ул шулай саташа…

matur: Яшелчәләрдән менә нәрсә ясап була икән Моннан алдым.

Роза: Китап кибетендәге сатучыдан танышы: - Я сәүдәләр ничек бара?- дип сорый. - Начар. Акчасы булганнар укый белмиләр, ә укый белүчеләрнең кесәләрендә җилләр уйный. Нәкъ тә шулай!!! Мәче ясап җибәрер идем инде, андый рәсемне таба алмадым, Булат! Исеңә төштеме? Минем почтага хат яз. rania-13@mail.ru С\б Рания.

Рания: Компьютер фирмасына берәү керә: - В натуре, народ, сездән компьютер алган идем. Яхшы тачка, в натуре, тик тәмәке көле савытын куя торган аслыгы ватылды. Кибетче шокта: - Нинди аслык соң ул? Бу бәндә (CD-ROM дисководына күрсәтеп): - Нинди булсын - менә бу кнопкага бармак белән төрткәч килеп чыга торган!



полная версия страницы