Форум » Ял да кирәк бит безгә » Авыл, авыл... » Ответить

Авыл, авыл...

Razani: Авылларга килеп җитте асфальт юллар, Шул юллардан йөгерә яңа автобуслар. Башкалага барып кайта авыл халкы Кирәк икән, хәтта көнгә ике тапкыр. Менә рәхәт! Менә җәннәт! Авыл, яшә! Ике кибет әнә тегендә, янәшә. Нинди генә нигъмәт, товар юк аларда, Киви, ананас дисеңме, бар банан да. Узды лимонга Мәскәүгә барган чорлар. Мобильниклы авылдагы егет-кызлар. Ә ул бик кирәкле шәйдер һәр кешегә, Җайлы нәрсә - автобуста сөйләшергә. Автобус Казанга бара - тизрәк барсын! Автобуслар йөргәч, авылда кем калсын? Мөгрәп кала сыерлары, сарыклары... Безнең максат - акчалы уку йортлары. Кесәләрдә - үгез сатып җыйган акча. Акча бирүчән шулай ук ындыр, бакча. Безгә нипачум зачетлар, экзаменнар, Акча барда бар да дус һәм барысы яр. Авыл, көтмә безне, көтмә! Без кайтмабыз! Бездәйләргә шәһәрләрдә яшәү фарыз. Хәлегезне белешербез мобильниктан, Мобильниклар алар шуның өчен чыккан.

Ответов - 5

matur: Моңсу... Мин, шәһәрдә туган һәм яшәүче кыз, әнием үскән авыл – яраткан авылым турында шигыремне калдырыйм әле... Авыл җире матур җир ул, Ләззәт ала күңлем, җаным. Шәһәр тормышыннан арып, Мин китәргә табам җаен. Каршы ала яшел урман, Кырларыбыз һәм аланнар. Җырлый кошлар, ага чишмә, Серләр сөйли төз каеннар... Әкрен ага ак болытлар, Әнә, кара зәңгәр күккә! Көнчыгыштан җылы җилләр Чәчәк исен алып килә. Йөрик әле ялан аяк, Танкетканы кулга алып, Безнең матур табигатьнең Кочагына тизрәк чумып! Әй, күрсеннәр иде безне Таш дөньяда калганнары! Шундый матур микән анда Чүпкә баткан “болыннары”? Җиребезне күрмәгәннәр Чын рәхәтен тоя алмас, Сокландыргыч гүзәллекне Шәһәр “кырларында” тапмас.

Admin: matur яза: яраткан авылым турында шигыремне калдырыйм әле...

Булат: Илфар сезгә әле димәк шигырьләр бүлеге дә ачып җибәрергә кирәк. Бик матур шигырь язган Матур кат-кат укыдым. Ләкин ничектер ахырга таба күңел мәзәк көтте. Шәһәр тормышын мәзәк дисәң генә инде.


matur: Булат яза: Ләкин ничектер ахырга таба күңел мәзәк көтте. Мәзәк булсын өчен язмадым шул мин аны... Razani шигырен укып чыккач, монда язарга булдым, авылга карата хисләремне күрсәтер өчен...

Admin: Razani яза: Авылларга килеп җитте асфальт юллар...



полная версия страницы