Форум » Мәктәпләр интернетта » Афәрин » Ответить

Афәрин

Admin: Афәрин, хөрмәтле катнашучылар!!! Акрынлап рәтләребез арта. Хәзер иркенләп теләгән темаларыбызда фикерләр алышыйк, яңа кулланучыларыбыздан да хәбәрләр көтеп калабыз. Бүген кулланучылар артканын, бер көндә катнашучылар саны артуын күреп бигрәк тә күңелләр күтәрелеп китте. Молодцы!!!

Ответов - 8

Булат: Саф татарча , матур сайт төзергә миңа да ярдәм итсәгез иде.

Admin: Булатның әлеге сайтын да бер карап чыгыгыз: http://www.meshabash2008.ucoz.ru/ . Миңа мәсәлән ошады (Дизайн ягыннан киңәшләрем бар анысы). Ә Сез аны ни өчен үзгәртергә телисез?

Булат: Просто ул сезнең сайтның кече тырнагына да тормый!


Admin: Булат сайтыгызны алай бетереп ташлама әле Син, кайберәүләрнең бөтенләй татарча сайтлары юк бит. Әлбәттә мин Сине аңлыйм, Укозда аерым бер кысаларда эшләргә туры килә. Ә бу әйбер татар йөрәгенә хуш килә торган нәрсә түгел инде. Аерым бүтән прграммаларда җыеп карарга була, бу сайтыңның әзер материалларын да кулланып... Мин үзем дә бу өлкәдә специалист түгел, булышучыларым, өйрәтүчеләрем күп булды. Бергә-бергә күп нәрсә эшләргә була!!! Ә сайтыбызны бернинди кысаларга да карамыйча үземә ничек кирәк шулай формалаштырдым... Аралашып яшик, барысын да эшләрбез!!!

Булат: Инкубатор чебиләре кебек һаман бер кысага җыеп тутыру кайчан бетәр инде.Бәлки народ ру да эшләп караргадыр ул түләүле түгелме? Сез сайтны ничек татарчалаштырдыгыз. HTML кодлар белән ничек җиңелрәк эшләп була икән?

Admin: Булат Сиңа ШХ яздым, укып чык әле...

АДЕЛҖКА: САЙТ БИК МАТУР! ТЫРЫШКАНСЫЗ!!!

Admin: Зур рәхмәт матур сүзләрегезгә!!! Сезне кулланучыларыбыз рәтендә күрүебезгә без бик тә шат!!! Аралашып яшик, форумнан югалмагыз



полная версия страницы