Форум » Төрлесеннән » Көндәлек планнар » Ответить

Көндәлек планнар

Булат: Хөрмәтле дуслар. Берничә җиргә яздым инде. Әле конкрет җавап алган юк. Сорау мондый иде: тикшерүче укытучыдан ничә көнлек көндәлек планны сорарга хокуклы. Миннән мәсәлән ел башыннан сорадылар. Махсус дәфтәргә язып бармаганлыктан ( ул минем компьютер битләрендә) мин аларны сакламыйм.Бүгенге көннеке булса да, миңа кисәтү ясалды һәм 1 сентябрьдән язылган планны күрсәтергә кушылды. Тикшерүченең бу гамәлен мин дөрес түгел дип саныйм. Чөнки нәкъ менә бүген мин дәрескә плансыз кермәдем бит.Һәм бу хакта язылган берәр норматив документ ,я аңа сылтама юкмы? Җаваплар көтәм. Аннары әйдәгез, форумнарда төрледән-төрле бәхәсле темалар кузгатыйк, уртага салып сөйләшик. Йокламыйк әле дуслар!

Ответов - 0



полная версия страницы