Форум » Төрлесеннән » минем блогта: ничек javascript йазасы турында » Ответить

минем блогта: ничек javascript йазасы турында

qdb: сәләм. мин forum.belem.ru да әйткән идем инде бер бу "дәфтәр"ем турында. ничек иң гади javascript йасайсы: http://qdinar.blogspot.com/2008/09/javascript.html . тагы йазырга идейәләр бар, йазгач монда әйтермен алла бирса. Admin: син бу форумны гел укытучылар өчен дип йасагансың икән: исеме дә "Укытучылар аралашу өчен КУШЛАВЫЧ төп гомумбелем бирү мәктәбе форумы", бүлекләре дә "Информатика укытучылары аралашу өчен" шикелле бөтенесе. ә мин моны "төрлесеннән" бүлегенә йазам, чөнки бу укытучылар өчен генә түгел, ә укучылар өчен дә. менә бу йазмамны укучылар кереп карарлармы икән дип торам әле. 9:00 : ак йегет авылы мәктәбе форумында да бу игъланны йаздым. әйтим: "укытучылар өчен генә түгел" дигәнгә мисал: Admin өчен дә тәкъдим итәм мин аны. ул javascriptны һәм шуның ише программалауны бик аз белә әлегә, [минем белеүемчә]. монга аптырарга кирәк түгел. ул миннән бер ничә йәшкә генә олырак, ә мин йәштән үк үзлегемнән программа йазыу белән шөгылләнгән-өйрәнгән кеше.

Ответов - 3

Admin: Хөрмәтле кулланучы! Әлеге тематикалы хәбәрләрне Информатика укытучылары өчен дигән темада язсагыз да бик кулай булыр. Чөнки әйткәнегезчә әле укытучылар да бар нәрсәне дә (күп нәрсәне) белеп бетермибез. Шуңа күрә информатика укытучылары башта шул темага күз саладыр. Ә анда Сезнең бу өлкәдәге тирән фикерләрегез көтеп торса бик файдалы булыр дип уйлыйм. Рәхим итеп анда языгыз, Сезнең белемнәр барыбызга да зур файда китерәчәгенә (үз мисалымнан чыгып та) ышанам .

qdb: сәләм. минга блогта шул йазганнарыма аңлашылмаган җирләрен сорап барсагыз йә әйбәт йазмаларда рәхмәт-мактау ише нәрсәләр йазып куйсагыз, мин ул блогның, ул йазган һәр бер конкрет йазманың кирәклеген (йә кирәксезлеген) тойыр идем, йәгъни "болельщиклар кирәк" булып чыга. монны унда "комментарий өстәү" белән ешләп була. йә ошамаган урыннарында "бу дөрес түгел", "бу кирәк түгел" ише нәрсәләр йазсагыз була.

qdb: forum.belem.ru да әйткән идем, мин унда тагы йазган идем. бүген шуның дәвамыны йаздым. ничек "javascript" белән йазый чыгарып булыуы турында. блог адресы: http://qdinar.blogspot.com .




полная версия страницы