Форум » Төрлесеннән » БДИ 2009 » Ответить

БДИ 2009

Admin: Хөрмәтле коллегалар бу темада БДИ һәм БРИга карата фикерләрегезне язып калдыра аласыз...

Ответов - 26

tat: Быел да укучылар 11 нче сыйныфтан соң 5 имтихан бирәчәкләр. Өчесе се мәҗбүри, калганнары сайлап алынган имтихан булачак. Күбесеннән имтихан БДИ, БРИ формасында булачак. Ә татар теле, әдәбият белән хәл ничегрәк икән, бер дә ачыклык кертергә ашыгучы юк. Балалардан бирәсе имтиханнары турында мәгълүмат җыя башладыр инде. нишләргә дә белмиләр. Сездә дә шундый хәлме соң ул?

Admin: Бездә11 кл. юк үзе (9 еллык), әмма район буенча андый нәрсә ишеткән юк. Сездә генә алдан хәстәрен җыеп куялардыр бәлкем... Быел 9 ларга да БДИ, БРИ булачак менә шуның буенча сораулар бар әле...

Admin: БДИ рәсмиләшә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Дәүләт йомгаклау аттестациясе турындагы Нигезләмәгә кул куеп, аны юстиция министрлыгына юллады. Казанда исә БДИның муниципаль координаторы һәм имтихан кабул итү җитәкчеләре, оештыручылар белән Людмила Ногъманова очрашты. Сүз киләсе 2009 елда узачак Бердәм дәүләт һәм Бердәм республика имтиханнары, аларны үткәрүгә куелган яңа таләпләр турында барды. Барыгызга да мәгълүм беренче яңалык – сынауның инде эксперемент статусыннан азат ителүе. Хәзер БДИ/БРИ һәр мәктәп укучысы өчен мәҗбүри санала. Димәк, моңарчы эшләп килгән +1 бәяләү системасы да юкка чыгарыла. БДИ-2009 13 предметтан 25нчы майдан 19нчы июньгә кадәр узачак. Рус теле һәм математика – мәҗбүри, калган 11 фән: химия, физика, әдәбият, информатика и мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, география, тарих, җәмгыять белеме, биология, чит телләр (инглиз, француз һәм немец) – укучы сайлавы буенча. Кимендә рус теле һәм математиканы уңышлы тапшырган укучыларга аттестат бирелә. Ләкин алар югары уку йортларына укырга керә алмаячак. Альтернатива – башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары. Югары белем алырга планлаштырган чыгарылыш сыйныф укучылары 2009 елның 1нче мартына кадәр гариза язарга тиеш. Биредә укучы сайлап алган фәннәр исемлеге булу сорала. Югар уку йортлары исә 1нче февральдән дә соңга калмыйча һәр белгечлек буенча кабул итү таләпләрен һәм имтиханнар исемлеген игълан итәргә бурычлы. Ләкин Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрләренә караганда, Россиянең 24 югары уку йорты абитуриентларга өстәмә сынаулар оештырырга хокуклы. Бу югары уку йортлар исемлеген http://belem.ru/node/843 сылтамасы буйлап табарга мөмкин. Татарстан уку йортлары әлеге исемлектә юк. ЧЫГАНАК: BELEM.RU

Admin: Контрольные измерительные материалы 2009 года (КИМ): http://fipi.ru/view/sections/197/docs/388.html

Admin: Конкурс КИМ для ЕРЭ, 2009 год (татар теле буенча да материаллар бар): http://g2p.tatar.ru/rus/ere_kim_2009.htm

Admin: БДИ темасы Белем форумында да ачылган иде. Анда да бер фикер язучы да кеше булмады... Бездә дә шул ук хәл бара бүгай. Бу тема бары берничә кешене генә кызыксындырамы әллә арабызда?

Admin: Дәүләт Думасы утырышында икенче һәм өченче укылышта “Федераль университетлар эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләр буенча РФ закон актларының кайберләренә төзәтмәләр кертү турындагы” закон проекты каралачак дигән идек. Биредә күтәреләчәк тәкъдимнәрнең берсе – БДИ тапшырмау мөмкинлеге. Мәсьәлә хәл ителде. Дәүләт Думасы икенче укылышта техникум һәм көллият тәмамлаучыларны югары уку йортына укырга кергәндә БДИны тапшырудан азат итте. Әлеге проект буенча, закон 2009 елдан эшли башлаячак. Ләкин Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе Григорий Балыхин ассызыклавынча, Бердәм дәүләт имтиханын бары техникум-көллияттә алган белгечлекләре буенча укуын дәвам итүчеләр генә бирмәячәк. Тагын бер ташлама чит ил абитуриентларына һәм икенче югары белем алырга хәл иткән Россия гражаннарына булдырылды. Алар исә беренче белгечлекләре нинди өлкәдән булуга карамастан, икенче югары белемне БДИдан башка алырга хокуклы. Моңарчы бөтен кешегә дә мәҗбүри саналган Бердәм дәүләт имтиханына да ташламалар ясала башлады. Чыганак: window.edu.ru

Admin: Агымдагы уку елында бердәм дәүләт имтиханнары эксперимент булудан туктап, ул мәҗбүри төс алачак. Шуңа бәйле рәвештә БДИ системасына берникадәр үзгәреш кертелде. Кабатлап, яңа уку елында БДИ рәвешендә тапшырыла торган фәннәрнең 8дән 13кә кадәр артуын, аттестатка билге төшергәндә «плюс бер балл» системасының бетерелүен дә әйтергә кирәк. Моннан тыш укучы мәҗбүри рәвештә тапшырылырга тиешле рус теле һәм математикадан икеле алды икән, аңа тулы гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлау турында таныклык һәм имтиханны бары тик киләсе елга тапшыру хокукы бирелә. Бүген дә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова ТР Хөкүмәтендә узган брифингта 2008/2009 яңа уку елындагы бердәм дәүләт имтиханына бәйле яңалыклар белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, республикабызның барлык уку йортлары да кабул итү имтиханнары хакында 2009 елның 1 февраленә кадәр игълан итәргә, ягъни кайсы белгечлек буенча нинди сынау үтәсен язып элергә тиеш. «Беренче дулкын»га эләгүчеләрдән, ягъни апрель-июнь айларында БРИ, БРИ бирүчеләрдән, 2009 елның елның 1 мартына кадәр апреленә кадәр әлеге имтиханнарны тапшыру турында заявка җибәрү таләп ителә. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм абитуриентларның төп өлеше имтиханнарны бу «дулкында» 26 май — 19 июнь көннәрендә тапшырачак. Көннәр әле якынча гына билгеләнгән. Алга таба үзгәрешләр дә булуы ихтмимал. Россия Армиясе сафларына җибәрелергә тиеш егетләр, Россия һәм чит илдә халыкара бәйгеләрдә катнашу өчен Татарстаннан китүчеләр, даими яшәү, я белемен дәвам иттерү максатында чит илгә баручылар, шулай ук озак вакытлы дәвалану алырга җыенучылар БДИны башкаларга караганда алданрак, ягъни 21-29 апрельдә бирәчәк. Моннан тыш авыру, якыннарының үлемен кичерү яки башка берәр җитди сәбәп белән имтиханнарны «беренче дулкында» бирә алмаганнар, чит илдә укып кайтканнар, узган йомгаклау аттестатциясе вакытында мәҗбүри фәннәрне икелегә тапшырганнар БДИ тапшырсын өчен өстәмә көннәр каралган. Ә тулаем алганда, быел мәктәпне 25 меңннән артык бала тәмамлаячак. Алар арасында ябык типтагы белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 4 мең укучы да бар. Билгеле булганча, махсус белем бирү-тәрбияләү учреждениеләрендә яшәүче үзгә тәртипле яшьләр, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм җинаять өчен ирегеннән мәхрүм ителгәннәр, яшьтәшләреннән аермалы буларак, йомгаклау аттестациясен традицион формада тапшыра алачак. Әгәр укучының БДИ бирү теләге бар икән — бу вариант та истән чыгарылмый. БДИ рәвешендә дәүләт аттестациясе тапшырганда укучының белеме узган елдагыча йөз баллы шкала буенча бәяләнәчәк. Һәр фән өчен минималь балл Белем һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт тарафыннан билгеләнә. Традицион рәвештә имтихан бирүчеләр өчен биш баллы бәя үз көчендә кала. 2009 елда чыгарылыш сыйныф укучыларына тулы гомумбелем бирү мәктәпне тәмамлап чыгу турындагы аттестат белән бергә бердәм дәүләт имтиханы баллары төшерелгән сертификат та биреләчәк. «БДИ тапшыру турындагы таныклыкка билге төшерелми, баллар гына куела. Математика һәм рус теленнән башка фәннәрдән бирелгән БДИ, БРИ баллары аттестатка тәэсир итми. Моннан тыш алтын, көмеш медальләр бирү дә үз көчендә кала», - дип билгеләп узды ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова. Ул олимпиада нәтиҗәләре буенча йөз балл җыю турындагы таныклык бирүнең дә 2009 елда гамәлдә булачагын хәбәр итте. «Татарстанда йомгаклау аттестациясе итеп бердәм республика имтиханын сайлаучылар шактый аз булса да, аны уздыру буенча эксперимент алга таба да дәвам иттереләчәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хөкүмәте, ТР Президенты шәхсән үзе, БРИ нәтиҗәләре белән илнең башка субъектларындагы уку йортларына керә алу хокукын алуга зур тырышлык куя», - диде Людмила Ногманова. Министр урынбасары 2007/2008 уку елында 1,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысының БРИ тапшырганын хәбәр итте. ЧЫГАНАК: tg2.openkazan.info

Admin: Чыгарылыш класс укучыларына да кагылышлы хәбәр булгач әлеге темага яздым: 9, 10, 11нче сыйныф укучылары һәм лицей, көллият, техникум студентлары игътибарына! А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты урта һәм югары һөнәри белем алырга, университет чараларында катнашырга теләге булган кызлар-егетләрне үзенә чакыра. Якын арада биредә төрле фәннәрдән олимпиадалар узачак: “ФИЗИКА-2009”, “МАТЕМАТИКА-2009”, “РУС ТЕЛЕ-2009”, “ИНФОРМАТИКА-2009”. Аларны үткәрү тәртибе белән беркетелгән файлларда китерелгән документ ярдәмендә таныша аласыз. Шулай ук университет диварларында Студент һәм мәктәп укучыларының программалау буенча ачык региональ команда турниры старт алачак. Махсус мәктәп укучылары өчен оештырылачак “Мәгариф. Карьера” исемле күргәзмәне, чыгарылыш сыйныфларына дип атап уздырылачак “Ачык ишекләр көне”н дә әйтми узу мөмкин түгел. БЕРКЕТЕЛГӘН ФАЙЛ: http://koshlaush.narod.ru/jashik/plan09.doc Чыганак: БЕЛЕМ.РУ

Admin: Кемнең БДИдан тест узасы килә? БДИ һәм БРИның муниципаль координаторлары, гомуми урта белем бирү оешмаларының укытучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында яңа мәгълүмат эленгән. 2008–2009 уку елында Мәскәүнең “Тестлар уздыру федераль үзәге” гомуми урта белем бирү оешмаларының 11нче сыйныф укучылары өчен әзерлек тестларын узу буенча хезмәт тәкъдим итә. Максаты – рус теле, математика, физика, химия, биология, тарих, география, җәмгыять белеме, рус әдәбияты кебек фәннәрдән укучыларның казанышларын тикшерү. Әлеге хезмәтне үтәүгә килешү төзер өчен түбәндәге телефонар буенча элемтәгә керү сорала: (495) 363-60-55, (499) 270-03-61, 270-03-69, 270-03-70. Ә тест уздыруны оештыру буенча “Мәгарифнең сыйфатын күзәтү республика үзәге”нә (БДИ бүлеге башлыгы Дейнекина Светлана Вячеславовна) мөрәҗәгать итәргә кирәк: (843) 525-48-55. БЕРКЕТЕЛГӘН ФАЙЛ: http://koshlaush.narod.ru/jashik/docum.rar Чыганак: БЕЛЕМ.РУ

Admin: Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен тестлар монда.

tat: Тестларның минем сайттан икәнен әйтергә оныткансыз, ахры.

Admin: tat яза: Тестларның минем сайттан икәнен әйтергә оныткансыз, ахры. Гафу итә күрегез! Әлеге тестлар турында татар теле укытучылары форумында язган идем: http://kushlaush.forum24.ru/?1-9-0-00000003-000-0-0#012 , Цитаталар дәфтәре дип исемләнгән хәбәр. Кулланучыларыбызның барлык темаларны да карап бетерә алмауларын истә тотмаганмын. Тагын бер кат гафу үтенәм, тестларның төп чыганагы: http://gzalilova.narod.ru/

Admin: В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты 2009 елга 1 курска кабул итү имтиханнары исемлеген, тәртибен раслаган. Тулырак мәгълүматны Сез КДУ сайтыннан таба аласыз...

Admin: На образовательном портале Министерства образования и науки РТ проводится Интернет-форум «Об организации и проведении ЕГЭ и ЕРЭ в Республике Татарстан в 2009 году». Тулырак

Admin: Майлда мондый нәрсәгә тап булдым әле, катнашучылар саны: 64829. Кереп карагыз

Admin: БДИга әзерләнү өчен on-line тестлар Сайтта регистрация таләп ителә!!!

Admin: БДИ-2009 БДИ якынлашкан саен Интернет челтәрендә әзер җаваплар, чишелешләр тәкъдим иткән сайтлар саны да арта. Ләкин капкынга эләгергә ашыкмагыз. БДИның рәсми мәгълүмати порталы хәбәр итүенчә, мондый сайт-порталлар ярдәменнән куллансагыз, сынауны бөтенләй бирмәү куркынычы бар. Шуны истә тотарга кирәк: БДИны заманча уздыру технологияләре имтихан биремнәренә вакытыннан алда җаваплар алу мөмкинлеген юкка чыгара. Бу уңайдан, алданучылар санын киметү өчен, БДИның рәсми мәгълүмати поталында ялган сайтлар исемлеге тәкъдим ителә. Сез аны беркетелгән файлда таба аласыз. БДИга әзерлек чорында бары рәсми сайт-порталларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә алар саны исәпле. Бу – федераль статуска ия сайт һәм порталлар (алар 7) һәм БДИ буенча региональ мәгълүмати ресурслар (алар 45). Һәрхәлдә, ялган сайтларга юлыгу, аларга мөрәҗәгать итү дә юктан түгелдер. Әйтик, файдалы сайтлар исемлегендә күрсәтелгән Татарстан сайты ни сәбәпледер эшләми. Ләкин борчылырга урын юк. Татарстан укучылары өчен махсус БДИга багышланган Мәгариф сыйфатына мониторинг үткәрү республика үзәге сайты бар ( http://www.rcmko.org ). Әлеге сайт Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә. Биредә БДИга кагылышлы норматив документлар, демоверсияләр һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына, мөгаллимнәргә файдалы булырдай башка мәгълүмат табарга мөмкин. Ялган сайтлар исемлеге Файдалы сайтлар исемлеге. ЧЫГАНАК: Белем.ру

Admin: Татарча укы да, урысча имтихан бир. Быел татар мәктәпләрен тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханын бары урысча гына бирә алачак. Әлеге хәлне үзгәртү өчен ата-аналар Мәскәүдәге мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр. Казанның 2нче татар гимназиясендәге бер укучының ата-анасы Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирү белән килешмичә Русия югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Пәнҗешәмбе аның беренче утырышы узды, икенчесе – 21 апрельгә билгеләнгән. Беренче утырышның ничек узуы турында әлегә төгәл мәгълүмат билгеле түгел, әмма аның уңышка ирешәчәгенә күпләр шикләнеп карый. Чөнки бу Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенконың боерыгын кире кагу булачак. Әмма Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, алар ата-аналарның мөрәҗәгате дөрес дип саный. “Әгәр бала 11 ел буе үз ана телендә укыган икән, ул имтиханда урыс телендә белем алучылар белән бер үк шартларга куела алмый. Аңа биремнәрне тәрҗемә итәргә, урыс телендәге мәгълүматны эшкәртү өчен вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә бу вәзгыятькә ниндидер үзгәреш кертелергә тиеш. Без бу фикерне Русия Дәүләт Думасында да җиткердек. Әлеге юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәчәкбез, балаларга кирәкле ярдәм биреләчәк. Без әлеге карарны дөрес түгел дип саныйбыз: монда Русия гражданнарының имтиханнарны туган телдә тапшыру мөмкинлеге чикләнә”, диде Мостафин “Татмедиа”да узган матбугат очрашуында. Шулай итеп, быелдан мәктәпләрдә ана телендә бары татар теле һәм әдәбиятны гына тапшырып булачак. Мостафин сүзләренчә, югары уку йортлары белән татар теле һәм әдәбияты буенча мәсьәлә хәл ителгән. “Барлык педагогик юнәлештә белем бирә торган югары уку йортлары, Казан дәүләт университеты үзләренең татар теле һәм әдәбияты кулланыла торган факультетларына, белгечлекләренә Бердәм дәүләт имтиханы сертификаты белән балаларны кабул итәчәк”, диде ул. Шулай итеп, болай да авырлык белән укучыларны җыйган татар сыйныфлары өчен тагын “кара” көннәр җитә. Имтиханны урысча бирдертү гадәте кереп китсә, ата-аналар балаларын татар мәктәпләренә бирүдән баш тартачагы көн кебек ачык. Мостафин әйтүенчә, 2010 елга кадәр мәктәпкә кергән балалар әле элекке стандартлар белән белем алачак. “Укучыларны яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча 1 нче сыйныфка укырга кабул итү 2010 елдан башланачак, яңа стандартларга акрынлап күчәчәкбез”, диде ул. Хәзерге вакытта мәдәни, милли һәм төбәк үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш булган стандарт нигезендә, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Русия Дәүләт Думасының мәгариф комитеты белән берлектә эш алып барыла. Ландыш Харрасова. ЧЫГАНАК: www.azatliq.org

Admin: Суд БДИны татарча бирергә рөхсәт итми 21.04.2009. Россия Федерациясенең Югары суды Камалованың Мәгариф һәм фән министрлыгына карата искын кире какты. Исегезгә төшерәбез: Казанның 2нче гимназиясендә белем алучы укучы баланың ата-анасы барлык ата-аналар исеменнән татар балалары хокукын яклау өчен Россиянең Югары судына мөрәҗәгать иткән иде. Узган атна ахырында судның беренче утырышы булды. Бердәм дәүләт имтиханын закон нигезендә бары бер генә телдә биреп була. Ләкин гомуми урта белемне татар телендә алган балаларның имтиханны башка телдә бирүе, укучының хокукларын кыса, дип саный Камалова ханым. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгарифтә дәүләт сәясәте департаменты башлыгы урынбасары Вероника Спасскаяның әлеге вакыйга карашын "Коммерсант.ру" китерә: «Аттестацияне милли телдә бирүне керткән булсак, без чыгарылыш сыйныф укучыларының белем алу мөмкинлекләрен чикләгән булыр идек”. Спасская фикеренчә, кыз белем алган уку йортында рус теле тиешле дәрәҗәдә күләмдә укытыла. Димәк, бала рус телен дә яхшы белә булып чыга. Чыганак: Белем.ру.

Admin: А. Фурсенко: "БДИдан алынган “икеле”ләр түбән дәрәҗә укыту белән аңлатыла” Җомга көнне Дәүләт Думасында узган “Хөкүмәт сәгатендә” Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко шундый фикер әйткән. "Укытучылар билгеләрне һәрчак лаеклы куймый, чынлыкта нинди билге куярга кирәген дә еш кына аңлап бетермиләр”, - диде министр. Депутатларга каршы ул БДИ сорауларының җиңел һәм гади булуын ассызыклады. Шул ук вакытта Фурсенко МДУ ректоры Виктор Садовничий сүзләрен дә китерде: биремнәр шул дәрәҗәдә җиңел ки, алар нигезендә сәләтле балаларны барлау бик мөмкин түгел. “Мәктәпләрдә укыту буенча проблемаларыбыз күп. Укучы белемен яңача бәяләү системасын кертү әлеге кимчелекләрне бетерергә, белем бирү процессын җайларга булышачак” – диде ул. Укыту эшчәнлеген үзгәртәсе килмәгән мөгаллимнәр генә БДИга каршы була ала, мондый педагогның укучысына түбән билге куела икән, бу аның укыту сыйфаты нәтиҗәсе булачак, дип белдерде Фурсенко. Чыганак: Белем.ру.

Admin: Кызыксынучылар булса: БДИ шкалалары

Admin: Быел Рособрнадзор һәр БДИ тапшыручының нәтиҗәләрен интернет челтәрендә күрсәтүдән баш тартты. Бу катнашучыларның шәхси мәгълүматларын саклап йөзеннән эшләнә дип хәбәр ителә. Катнашучылар үз нәтиҗәләрен - чыгарылышлар - үз мәктәпләрендә; - калган катнашучылар БДИга рөхсәт кәгазе алган урыннардан гына белә алачаклар. Тулырак

Admin: БДИның идеясе яхшы, әмма... Моңа кадәр 7 ел эксперимент рәвешен йөрткән Бердәм дәүләт имтиханнары быел штатлы режимга керде. БДИ үткәрелә башлаганнан бирле дәүләт аттестациясенең яңа төре хакында каршылыклы фикерләр күп булды. Җәмәгатьчелек арасында бу система белән килешмәүчеләр шактый. Әмма хакимият вәкилләренең күпчелеге БДИның уңай якларын ассызыклап килде. Мондый төр имтиханнар Россия төбәкләрендә укучыларга илнең теләсә-кайсы югары уку йортына ишекләр ача, коррупциядән коткара, авыл җирлегендә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең мөмкинлекләренен тигезли, дип саный алар. Менә, ниһаять, быелгы мәктәп тәмамлаучылар барысы да мәҗбүри рәвештә БДИ тапшырды. Әмма аны штатлы режимга кертү бәхәсләрне киметмәде. Киресенчә, алар яңадан дөрләп кабынды гына. Яңа төр имтихан инде 7 ел дәвамында эксперимент рәвешен үткәрелеп килсә дә, быел оештыру хаталары булмый калмады. Вузлар өчен дә, абитуриентлар өчен дә шактый кыенлыклар килеп чыкты. Беренчедән, БДИны уңышлы тапшырган егет-кызлар 20-30 югары уку йортына документларын тапшырды. Иң мөһиме вузга керү, кайда ул нинди белгечлек алу, сайлаган һөнәр аңа кызыклымы-юкмы, киләчәктә эш табу белән кыенлыклар килеп чыкмасмы дип уйлап тору. Шул рәвешле БДИ бер яктан яшьләргә киң мөмкинлекләр ачса, икенче яктан уйламаган карарларга сәбәпче булды. Ә кабул итү комиссияләре эшчәнлеге нинди авырлыкларга юлыкты – меңләгән гаризаларны тикшереп, иң лаеклыларын сайлап алуга күпме көч сарыф ителде. 4 августта кабул итү коммиссияләре тарафыннан вузларга аттестатларының төп нөсхәсен тапшырган, димәк, нәкъ шул вузда укырга теләк белдергән студентларның беренче исемлеге тәкъдим ителде. Әмма аларның эше моның белән тәмамланмый. Алда тагын ике этап бар. Конкурстан узган, әмма документ оригиналларын алып килмәгәннәр урынына хәзер резервтагы абитуриентлар күчә. Икенчедән, кайбер төбәкләрдә БДИның объектив үтмәгәне ачыклана. Әйтик, Чуашстанда 100 балл туплаучылар безнең республикадагыдан берничә тапкырга күбрәк, фәкать андагы укучылар саны безнекеннән кимрәк булса да. Кавказ төбәкләрендә дә рус телен яхшы бирүчеләр күп булуы шикле тоела. Ә инде кайберәүләргә өстенлекләр бирелгән чакта тигезлек турында сүз алып барып буламы? Хәзер хәйлә белән югары балл җыя алган йомшак укучылар ипләп кенә көчлерәкләрне дә артта калдыра. Гаделлелегебез аркасында (ТР мәгариф һәм фән министры әйтүенчә, Татарстан – БДИ иң объектив үткәрелгән регионнарның берсе) республика югары уку йотртларында Татарстан укучылары түгел, ә башка төбәктән килүчеләр белем алачак. Укырга кергәндә конкурстан азат ителгән, ташламаларга ия булганнар ачыкланып бетмәгән иде. Закон буенча андый хокукка 150 категория гражданнар ия. Моның белән күпләр файдалана - «акыллылар» узган елның ахырында яки быел инвалидлык турында белешмәләр юнәтте. Әйтик, Татарстанда һәр бишенче укырга керүче ятим яки инвалид булып чыга. Россия вузларында вәзгыять тагын да кыенрак. Анда кайбер иң абруйлы белгечлекләргә тулаем конкурссыз үтәргә хокуклыларны гына алырга мәҗбүр булганнар. Хәтта андыйларга да бюджет урыннарын җиткерә алмаучы уку йортлары да бар. Өч предметтан 100-120-140 балл туплаучылар 250 баллыларга да теләгән җиренә укырга керү мөмкинлеген япты. Бөтенроссия, халыкара олимпиадаларында җиңү яулаучылар шулай ук элек-электән вузга конкурссыз алыну хокукына ия. Әмма андыйлар элек бармак белән генә санарлык иде. Быел исә, 120 (!) олимпиадага күбрәк үткәрелгән. Моның нәтиҗәсендә олимпиадада призлы урыннар алучылар бермә-бер арта. Бу да үз тырышлыгы, акыл дәрәҗәсе белән яхшы балл җыючылар өчен укырга керү мөмкинлеген киметә. Боларның барысын да исәпкә алсаң, БДИның җитешмәгән яклары шактый булып чыга түгелме соң? Туасы авырлыкларны күзаллап та, Россиянең мәгариф тармагы җитәкчеләре алдан чаралар күрә алмау аркасында күпме кеше җәфа чигә бит. Ата-аналар борчыла, абитуриентлар паникага бирелә, вузлар кирәкмәгән исәп-хисаплар белән шөгыльләнергә мәҗбүр. БДИның идеясе яхшы булса да, кызганычка, аны тиешенчә тормышка ашыра алмадылар. Ел дәвамында хаталар төзәтеләчәк, хәйлә белән югары балл туплаучылар бик тиз ачыкланачак дип вәгъдәләр бирелә. Әмма «ялганчылар» ел уртасында куылуыннан лаеклы урыннарыннан коры калучыларга җиңелрәк булмас шул... Чыганак: Белем.ру

Admin: Менә бу әңгәмәне дә карап чыгыгыз: http://video.yandex.ru/users/sdk401/view/8 Андрей Фурсенко. Интервью

Admin: Беренче курс студентларын янә БДИ сынаулары көтә. Россия мәгариф күзәтчелеге шулай итеп 2009 ел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килү-килмәвен тикшерергә ниятли. Ике ай дәвамында (октябрь-ноябрь) кайбер уку йортларының беренче курс студентлары алдагы БДИда җыйган балларын дәлилләячәк. “Бу сынау билгеләрне объектив рәвештә куйлмаган регионнарны ачыклау өчен эшләнелә”, - дип аңлата ведомство башлыгы Любовь Глебова. Быел югары уку йортлары абитуриентларны БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итте. Шәхси сынаулар үткәрү хокукына Россиядә бары 24 югары уку йорты гына ия һәм алар арасында Татарстан мәгариф оешмалары юк. Шунысы да кызык, БДИ нәтиҗәләрен тикшерү инициативасы белән бер төркем югары уку йортлары чыга. Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы исә бу идеяне хуплап чыга. Бүгенге көндә Россия мәгариф күзәтчелеге Татарстан Республикасында, Воронеж өлкәсендә һәм Краснодар краенда БДИ узачак югары уку йортлары исемлеген төзи башлаган. Әлеге тикшерүдән Мәскәү уку йортлары да читтә калмаячак икән. Любовь Глебова ассызыклавынча, үз балларын дәлилли алмаган студентлар уку йортларыннан куылмаячак.



полная версия страницы