Форум » Төрлесеннән » Г.ТУКАЙ ҺӘМ АНЫҢ ИҖАТЫ » Ответить

Г.ТУКАЙ ҺӘМ АНЫҢ ИҖАТЫ

Admin: Хөрмәтле коллегалар! Форумыбыз кысаларында БЕЛЕМ.РУ җитәкчесе Р.М.Гатауллинның теләкләрен истә тотып, шушы теманы ачып җибәрергә булдым. Г.Тукай, аның иҗатына кагылышлы фикерләрегезне, туган авылы буларак безгә сорауларыгызны шушы темада калдыра аласыз. Кайбер язмаларны татар теле укытучылары бүлегенә урнаштырсагыз да була. Үзем бер сорау бирим әле: күп мәктәпләрдә бардыр : "Габдулла Тукай" тормыш юлы һәм иҗаты дигән диск чыкты. Әлеге диск бик тулы, яхшы итеп эшләнгән. Без аны кулланабызмы икән? Диск турында фикерләрегезне көтеп калам. Минем фикер: Тукай иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнү, дәресләрдә куллану өчен әлеге диск иң яхшы кулланма.

Ответов - 33, стр: 1 2 All

tat: "Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты" дигән дисктан башка Тукайга багышланган чаралар үтми дә диярлек хәзер. Яхшыга бик тиз өйрәнәбез бит без, шул исәптән, балалар да. Менә быел да мәктәбебез Тукай көнендә районкүләм чара үткәрле, мин фәкыйрегезгә шул диск материаллары белән чараны матурларга туры килде. Мәктәп эшендә бик яратып кулланабыз без аны. Ачык мисалын минем сайтның "Дәрестән тыш эшләр" бүлегеннән таба аласыз ("Күгебездә якты йолдыз" - мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференциясе). Сүз уңаеннан, миндә Г.Тукайның ХХ гасыр башында басылган китап битләре бар, ул начар хәлдә, тышлыгы, беренче битләре юк. Барысы 20 бит. шуның кайчан, кайсы нәшрият тарафыннан, нинди исем белән басылганын белергә иде. Мин аны сканерладым, 18,11 МВ күләмендә булды. Хәзер ул Народ ның файллар каталогында саклана. Кызыксынучылар булса, яздыру өчен сылтамасын сайтның югарыда әйтелгән битенә урнаштырырмын.

Admin: Сылтамасын күрсәтсәгез бик шәп килеп чыгар иде... Кирәк кешеләр булса Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты күренешләрен мин дә урнаштырырмын...

tat: tukay.rar


tat: Сезгә Тукай буенча сайтыгызда аерым бүлек ачарга кирәк!

Admin: Бик яхшы тәкъдим. Эшләп куярбыз әле... Анда нәрсәләр урнаштырыйк? Авыл белән таныштыру, музей күренешләре, мероприятиеләр һ.б.мы?

tat: Сездә Тукай туган, димәк, Тукайга юл башы да сездән башланырга тиеш кебек тоела миңа. Ягъни сезнең сайтка кереп, Тукайны үзлектән өйрәнеп булсын. Балалар, сезнең күрсәтмәләр буенча барып, Интернет буенча материаллар туплый алсын. Ә музей күренешләре һичшиксез кирәк. Аңлатмалар да языгыз. Без укучылар белән виртуаль экскурсия ясар идек...

Admin: Рәхмәт киңәшләрегез өчен! Сентябрь аенда эшләп куярмын, бәрәңгедә йөреп кенә сузылмаса... Әлегә сайтыбызның яңалыклар битендә авылыбызны күрергә була, яңалыкларның март-апрель айлары архивында Тукай көненнән күренешләрне күрә аласыз...

qdb: сәләм. әле генә телевизорда тукай сайты йасау турында әйттеләр, төгәл аңламайча калдым. бер тукай әсәрләре бите: http://kitapxane.noka.ru/authors/tuqay/

tat: Кушлавычта Тукайның официаль музее юк, ахры? Беркөнне 7 нче сыйныфлар белән карадык дискны, тест эшләгәндә, музейлар санын күрсәтергә туры килде. 2 саны дөрес булып чыкты ??? Ничек аңлатырга да белми аптырап калдым...

Admin: Музей бар! Тукаевларның музей-йорты. Яхшы гына күргәзмәлекләргә ия, килеп караган кунаклар бик ошатып китәләр. Ишек алдында Иске йорт (Тукай туган йорт буларак), сарайлары, мунчасы бар. Шунда ук урнашкан музей бинасында экспонатлар белән танышу заллары. Барысы да заман таләпләре буенча эшләгән. (Гафу итә күрегез һаман да музейны яктырту бите эшләргә вакытым җитми). Эш шунда: музей ачылганда мөстәкыйль буларак ачылды. Тиз арада аны Казандагы Тукай музее филиалы итеп үзгәрттеләр, соңгы арада ул Кырлайдагы Тукай музее филиалы булды. Нигә алай филиал итеп калдырганнардыр, сәбәпләре миңа ачык түгел. Диск безнең музей филиал булгач (Казанныкы) чыкты. Бәлки шуңа безнекен күрсәтмәгәннәрдер, әллә чынлап та белмиләр. Аз-маз күренешләрне сайтыбызның яңалыклар битеннән, март-апрель яңалыклар архивыннан күрә аласыз. Тукай бәйрәме музей-усадьба ишек алдында үтте...

tat: Аңлатмаларыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Razani: Сайтыгызда сөекле шагыйребез Тукай музее турында дөрестән дә, фотолар урнаштырсагыз иде, безнең укучылар да карарлар иде...

Admin: Хөрмәтле кулланучылар! Ясап куячакмын. Әле вакыт ягы бик кысан. Эшләп куярмын, обещаю!!!

tat: Әйтергә дә онытканмын: безнең мәктәп Мөслим авылының Г.Тукай урамында урнашкан.

tat: 10 нчылар белән Тукай иҗатын өйрәнә башлыйбыз. Вәгъдәгезне кайчан үтәрсез икән инде.

Admin: Музей җитәкчелегеннән кичә генә рөхсәт алдык... Тиз арада эшләрбез. (анда фотога төшерү тыела)

Admin: Бик матур, файдалы, уңайлы ресурс тәкъдим итәм: Тукай сайты

Admin: Тукай рәсемнәрдә...

Admin: Дәресләргә күргәзмәлек өчен: Габдулла Тукай кабере

Admin: Кәҗә белән сарык әкияте (китап рәсеменә бассагыз китап ачылачак)

Admin: Tatar şağire Gabdulla Tuqay äsärläre: http://www.youtube.com/watch?v=ndhlgpe2Phc Видео язмадан карарга, укучыларга үрнәк итеп күрсәтергә була. Шигърият сайтын күрсәткән идем инде (алдагы хәбәрләрдә), анда да Тукай шигырьләре бар: http://shigriyat.ru/autors/autor.aspx?name=tukai .

Admin: Г.Тукайный "Шүрәле" һ.б. әкиятләрен үз эченә алган, иллюстрацияләр белән бизәлгән сайт: http://www.shurale.ru/

Admin: İrek Kurban:Tuqay " Şağıyr"

Admin: TUQAY "MİLLİ MONGNAR"

Admin: Tatar ekiyete "SHURALE" -- Gabdulla Tukay (музыкасын һәркем таныр )

Admin: Анимационный фильм по одноименной поэме Габдуллы Тукая "Шурале". Часть1 для ознакомления:

Admin: Анимационный фильм по одноименной поэме Габдуллы Тукая "Шурале". shurale part2 для ознакомления:

Admin: Tugan Tel Tatar National Song (презентацион видео)

Admin: Anna Plisetskaya Шурале (Мариинский, Аня Плисецкой 11 лет) - көен шулай ук танырсыз дип уйлыйм

Admin: Г.Тукай әсәрләре һәм аның хакындагы әдәбиятның библиографик күрсәткече



полная версия страницы