Форум » Төрлесеннән » Гөлназ Тарханова. Шигырьләр » Ответить

Гөлназ Тарханова. Шигырьләр

matur: *** Матур кызыл алма... төште.. Сөрттем... Эх, шәп искәйләре! Тешләп алдым – суын чәчте, Ләззәт ала тешкәйләрем! Ашыйм әле дип уйлагач, Карыйм: кинәт корты чыкты... Шул алманы эчтән бозып, Ярты тәмле суын сыкты! Икенчесен алдым. Карыйм менә: Булмас кортлар бу алмада. Тешләп алдым – чыгып, миңа Грузин корты: “Абитно, да?” 4 декабрь 2007

Ответов - 6

matur: *** Туктагыз, әй, туктагыз, сез! Кая чабасыз ашыгып?! Буламыни мәхәббәтсез Күктән йолдызларны алып? Каян килде шундый яшәү Кәгазьләргә гел күмелеп, Оста итеп ялган сөйләү, Бәхет чәчәкләрен сүтеп? Нишләп якын кеше барда, Аның белмисез кадерен? Кышын яшьләр түгеп карга, Ялгыз күрәсез каберен... Әй, син, егет! Әй, син, кызый! Туктагыз, сез, бер мизгелгә! Сезнең өчен дога укый, Сезнең өчен яши ана! Сезнең өчен, иртә торып, Кояш сибә яшь нурларын, Табигатьне җанландырып, Былбыл сайрый үз җырларын. Гомер матурлыгын, тәмен Сез күрмичә онытмагыз! Җанның күле кипмәс өчен Ашыкмагыз, ашыкмагыз... 4 февраль 2008

matur: *** Җаным... Күңлең нигә әрни? Нишләп йөрәк шуны сизми? Сөйләп бетер серләреңне, Әй, җәлләмә сүзләреңне! Нинди уйлар син йөртәсең, Нинди хисләр кичерәсең? Йөрәк серең аңлый алам. Җаным... Сиңа мин ышанам! “Кояш кебек якты хисләр, Һәм беркайчан сүнмәс алар, Минут саен көче арта. Йөрәк көлә дә авырта... Өскә генә үреләсе, Шатлыгымнан да биисе Килә минем..... һәм көн саен Уйлыйм... ничек табыйм җаен, Сөйгән ярым белән бергә Көннәремне үткәрергә? Уйлар борчый, йөрәк белә: Минем яратасым килә! Утта янам сыман һаман, Я, нишләргә миңа, Ходам?!! Җиңәр микән хыялларым? Дөресме, юкмы уйларым?” Газапланма һәм елама, Йөрәгемне утка салма! Килер әле якты көннәр, Нигә елыйсың? Әй, юләр! Кояш күктә - аңа кара! Тормыш алга таба бара! Ку син начар уйларыңны Һәм яңгырат җырларыңны! Йөрәк көлсен, күз елмайсын, Хыялларың яши алсын! Мин яныңда, сөйгән ярым! Ышан гына миңа, җаным! 21 апрель 2008

Admin: Афәрин!!! Бүтән сүз юк!!!


matur: Рәхмәт!!! Тырышам инде....

Admin: Тырышып-тырмашып язган кешенең алай чыкмый ул ... Сезнеке эчтәлекле, күңелегездән чыкканы күренеп тора!

matur: Рәхмәт!



полная версия страницы