Форум » Төрлесеннән » Тукайның туган көне! » Ответить
Тукайның туган көне!
Razani: Бик күптәнге хыялым бар минем, Очрашырга телим Тукай белән. Балачактан укыйм шигырьләрен, Кайберләрен инде яттан беләм. Мин аларны аңа укыр идем, Ул утырып кына, мине тыңлар... Ә бераздан, кем белә - кушылып "Тәфтиләү"не, "Әллүки"не җырлар... Башкаларга да тидертмәс мине Кушлавычта дустым барын белсә, Ниләр эшләр йөргәннәребезне Дөнья челтәрендә - Интернетта. Эх, хыяллар! Кеше шундый инде, Хыяллары сүнә үзе сүнгәч. Тормышка ашар хыялым күктә - "Мин китәмен, сез каласыз!" дигәч...
Ответов - 2
matur: “Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин; Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен. Күңелем “милли” дигән сүзне сөя – белмим, нидән? Милләтем, мине “милли” ит – миңа шатлык бүләк ит.” (“Милләткә”, 1906) Тукай туган көне бүген! Razani язды шигырен! Көн матур һәм күк аяз, Каләм ал да яз да яз!
Резеда: Исәнмесез! - диеп башлыйм әле Сәлам хат бит шулай башлана Туган яктан яхшы хәбәр алсам, Күңелләрем бик нык шатлана
полная версия страницы