Форум » Яңалыклар » Яңалыклар » Ответить

Яңалыклар

Admin: “Көньяк Осетия балаларына укырга әзерләнергә булыш” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Көньяк Осетия балаларына укырга әзерләнергә булыш” исемле гуманитар акция башлап җибәрде. Билгеле булганча, Көньяк Осетиядәге фаҗигале вакыйгалар аркасында, кешеләрнең көндәлек кирәк–яраклары, ризыкларына кадәр юк. Мәктәпкә әзерләнү турында әйтеп тә торасы юк. Төньяк Осетия республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Владислав Тотров телефон аша сөйләшүендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиевка түбәндәге санны китергән: хәзер аларда Көньяк Осетиядән мәктәп яшендәге 5600 бала бар икән. Аларга якын арада кием–салым, аяк киемнәре һәм мәктәп кирәк–яраклары кирәк булачак. Бу уңайдан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабызның барлык мәгариф идарәләре җитәкчеләренђ, оешма коллективлары һәм шәхси фирмаларга мөрәҗәгать итә: “барлык балаларга да мәктәпкә барырга булышыгыз, чит балалар булмый, алар барысы да безнең балалар”. Акцияне оештыру комитеты хәбәр итүенчә, ярдәмне 18 августка кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 9нчы йортка алып килергә мөмкин. Телефоннар: (843) 292-76-34, (843) 292-44-97 ЧЫГАНАК: http://belem.ru/node/542

Ответов - 50, стр: 1 2 All



полная версия страницы