Форум » Яңалыклар » Яңалыклар » Ответить

Яңалыклар

Admin: “Көньяк Осетия балаларына укырга әзерләнергә булыш” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Көньяк Осетия балаларына укырга әзерләнергә булыш” исемле гуманитар акция башлап җибәрде. Билгеле булганча, Көньяк Осетиядәге фаҗигале вакыйгалар аркасында, кешеләрнең көндәлек кирәк–яраклары, ризыкларына кадәр юк. Мәктәпкә әзерләнү турында әйтеп тә торасы юк. Төньяк Осетия республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Владислав Тотров телефон аша сөйләшүендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиевка түбәндәге санны китергән: хәзер аларда Көньяк Осетиядән мәктәп яшендәге 5600 бала бар икән. Аларга якын арада кием–салым, аяк киемнәре һәм мәктәп кирәк–яраклары кирәк булачак. Бу уңайдан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабызның барлык мәгариф идарәләре җитәкчеләренђ, оешма коллективлары һәм шәхси фирмаларга мөрәҗәгать итә: “барлык балаларга да мәктәпкә барырга булышыгыз, чит балалар булмый, алар барысы да безнең балалар”. Акцияне оештыру комитеты хәбәр итүенчә, ярдәмне 18 августка кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 9нчы йортка алып килергә мөмкин. Телефоннар: (843) 292-76-34, (843) 292-44-97 ЧЫГАНАК: http://belem.ru/node/542

Ответов - 50, стр: 1 2 All

Admin: 24 марта 2009 г в 15.00. в Татарском государственном академическом театре оперы и балета им. М.Джалиля состоится закрытие и Гала-концерт Международного конкурса-фестиваля детского и молодежного творчества «Весенние выкрутасы – 2009». Тулырак

Admin: 25 марта в г. Казани состоялась республиканская научно-практическая конференция «Сохранение и развитие языков в системе дошкольного образования». Тулырак

Admin: Консульство Турецкой Республики, в рамках празднования 23 апреля в 2009 году, объявляет конкурс рисунков среди учащихся школ РТ в возрасте 7-13-ти лет в целях представления детского праздника. Тема рисунка «Самый счастливый день моей жизни». Тулырак


Admin: miras.belem.ru – “Белем.ру” Интернет-белем алу үзәгенең электрон китапханәсе. Әлеге проектта син бөтен татар әдәбиятын электрон вариантта таба алачаксың. Максатыбыз – татар халкының әдәби мирасын популярлаштыру, таныту. Биредә татар әдәбиятының классик саналган авторлары турында мәгълүмат, аларның әсәрләренең тулы варианты тәкъдим ителә. Сайт шулай ук авыл җирлегендә укучы балалар өчен атап ясалды. Чөнки бай әдәби архивы булган китапханәләр күп түгел. Укучыларга сайтны куллану уңайлы булсын дип, барлык әсәрләр дә мәктәп программасы нигезендә чорларга яисә сыйныфларга төркемләп бирелә. Сайтта шулай ук реферат өчен материаллар, яңа гына “табадан” төшкән китап-дәреслекләр турында рецензияләр урнаштырылачак. Проект төгәлләнү стадиясендә. Әгәр дә теге яки бу әсәрне таба алмыйсыз икән, аңа игълан калдыру мөмкин. Әлеге әсәрләр чиратсыз эленәчәк! Ихтирам белән, “Белем.ру” коллективы

Admin: Татар теленә Русиянең икенче дәүләт теле статусы бирелүе өчен тавыш бир! Татар теленең Россия Федерациясендә таралганлыгы буенча икенче урында торуын һәм аның дөнья күләмендә төрки телле халыклар белән аралашу теле булуын исәпкә алып "Үзебез" яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы "Татар теле - дөнья һәм ана теле" акциясен уздыра. Акция кысаларында ТАТАР ТЕЛЕНӘ РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ ИКЕНЧЕ ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ СТАТУСЫ бирелүен теләп тавыш бирергә була. Тавышны монда бирәбез

Admin: Утверждён порядок отбора организаций, издающих учебные пособия Минобрнауки России утвердило порядок отбора организаций, осуществляющих издание учебных пособий, которые допускаются к использованию в образовательном процессе в имеющих государственную аккредитацию и реализующих образовательные программы общего образования образовательных учреждениях, сообщает пресс-служба Федерального Министерства. Тулырак

Admin: Дмитрий Медведев вчера, 14 мая, заявил о том, что поручил Правительству России продумать предложения по созданию Приволжского федерального университета, костяк которого составят ведущие университеты столицы Татарстана. Напомним, что 7 мая 2008 года Президент Дмитрий Медведев подписал указ "О федеральных университетах", в котором Правительству РФ дается поручение в двухмесячный срок разработать и внести в Государственную Думу проект федерального закона, определяющего порядок создания и деятельности федеральных университетов, в том числе их организационно-правовую форму, управления ими, разработки общеобразовательных программ, а также условия осуществления и критерии эффективности образовательного процесса, способы интеграции образовательной и научно-исследовательской деятельности. "Комсомольская правда в РТ" от 15.05.09

Admin: Белем.ру хәбәр итүенчә: Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы “Елның балалар китапханәсе” исемле республика бәйгесен уздырачагы турында хәбәр итә. Бәйге ике номинация буенча узачак: “Китапханә – сәламәтлек территориясе”, “Авыл һәм балалар”. Материалларны басма һәм электрон вариантта 2009 елның 1нче ноябреннән дә соңга калмыйча җибәрергә кирәк. Адресы: 420126, Казан, Ямашев проспекты, 81нче йорт, Татарстан Республикасының балалар китапханәсе, фәнни-методик бүлек. Нәтиҗәләрне оештыру комитеты 5-15нче декабрь көнне чыгарачак. Туларак нигезләмәдә.

Admin: Минтимер Шаймиев: "В основе основ системы образования стоит учитель" Тулырак: монда

Admin: Альберт Гыйльметдинов: «Укытучы – белем бирүдә төп фактор» 19 август көнне Казанның 177 нче урта мәктәбендә республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышы узды. Быелгы конференция “Татарстан Республикасында мәгариф: хәзерге торышы, проблемалар һәм үсеш перспективалары” дигән темага багышланган иде. Чарада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф буенча федераль агентлыгы җитәкчесе Николай Булаев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты. Татарстан Россиядә алып барылган мәгариф реформаларының үзәгендә тора. Белем бирү системасы төп күрсәткечләренең берсе булып бер укучыны укытуга юнәлдерелгән финанслау күләме санала. Соңгы өч елда гына республикабызда бу күрсәткеч 2 тапкырга үскән. Шулай ук ахыргы дүрт елда укытучыларның хезмәт хакы да 2 тапкырга күтәрелгән. «ТР мәгарифенең сан күрсәткечендә уңай динамика күзәтелә, ә менә белем бирүнең сыйфаты белән вәзгыять күпкә начаррак», - дип белдерде Альберт Гыйльметдинов. Министр сүзләренчә, борчу уяткан фактор булып БДИ нәтиҗәләре тора – 2009 елда Татарстанда имтихан күрсәткечләре гомумроссиянекеннән түбәнрәк. Күрсәткечләрнең түбән булуы Татарстанда БДИ аеруча объектив үткәрелүгә дә бәйле булуы искәртелде. Әмма моңа карамастан, киләсе елларда да республика дәүләт аттестациясен объективлаштыру юнәлеше дәвам иттереләчәге әйтелде. Татарстан Президенты фикеренчә, БДИ сорауларга җавап табарга өйрәтә. Бүгенге дөньяда яшәү елдан-ел авырлаша. 11 ел белем алган мәктәп укучысы мөстәкыйль рәвештә сорауларга җавап бирә белергә тиеш. Мәгариф системасының сыйфаты анда эшләүче укытучыларның дәрәҗәсеннән югарырак була алмый дип белдерде Альберт Гыйльметдинов. Укытучы – белем бирүдә төп фактор. Һәм укытучы һөнәренә яраклы кадрларны җәлеп итә белү мәгарифнең сыйфатын үстерүнең мөһим шарты булып тора. «Белем бирү системасында укытучының роле башка барлык факторларның суммасыннан да зуррак», - диде ул. «Мәгариф системасы элекке кебек булып кала алмый. Без мәгарифне үзгәртеп коруның яңа программасын эшләргә әзер инде», - дип белдерде киңәшмәдә Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, дөньякүләм финанс кризиска карамастан, 2010-2011 елларга ТР мәгарифен үзгәртеп кору программасы концепциясен эшләү дәвам итәчәк һәм ул тормышка ашырылачак. Белем бирүнең төп максаты – конкурентлыкка сәләтле белгечләр әзерләү. «Мәгариф системасының нигезендә укытучы тора. Бу аксиома», - дип кабат искәртте ТР Президенты. Аның фикеренчә, безнең балаларның лаеклы укытучылары булсын, укытучы һөнәре абруйлы һәм яхшы түләнә торганга әйләнсен өчен бар мөмкинлекләр дә эшкә җигелергә тиеш. Милли мәгариф мәсьәләләренә Президент аерым тукталды «Без һәрвакыт эзләнүдә, бу проблема безне борчый. Тел, мәдәният, традицияләрне саклау – ул милләтне саклау», - дип белдерде М.Шәймиев. Милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, демократия юлыннан бару җиңел бирелми, әмма авыр булса да бу юлдан тайпылырга ярамый. “Без туган телебезне белергә тиеш”, - дип, М.Шәймиев туган телне башлангыч сыйныфларда укыту зарурлыгын ассызыклады. Шулай ук ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тел өйрәтүдә яңа алымнар кирәк, дип саный. «Балаларны гаиләдә тәрбияләү җиңел түгел, мәктәптә бу эшне алып бару тагын да авыррак. Мин сезнең эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт сүзләре белән сезгә киләчәктә уңышлар, түземлек телим һәм 1 сентябрь — Белем бәйрәме белән котлыйм», - дип барлык педагогларны җылы тәбрикләде Минтимер Шәймиев. Киңәшмә ахырында республиканың иң яхшы укытучыларын бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Президенты һәм Рособразование башлыгы аларга «РФнең атказанган укытучысы», ТРның атказанган укытучысы» күкрәк билгеләре һәм мактаулы грамоталар тапшырды. Чыганак: Белем.ру.

Admin: ТуЛыРаК

Admin: Минтимер ШАЙМИЕВ: "Мы сделаем профессию учителя самой престижной" Тулырак

Admin: Монда

Admin: САЙТЫБЫЗДА күрсәтелгән "XXI гасыр укытучысы" интернет педсоветы программасы: 30.09.2009 Регистрация участников IV Республиканского Интернет-педсовета на образовательном портале МОиН РТ http://edu.kzn.ru/ 30.09.2009 – 9.10.2009 Анкетирование учащихся, педагогов, родителей. Прием материалов для участия в педагогических чтениях на образовательном портале МОиН РТ http://edu.kzn.ru/ 9.10.2009 Видео-выступления и лекции в режиме on-line (работает чат). 9.10.2009 – 13.10.2009 Изучение предоставленных инновационных материалов научно-методической комиссией Интернет-педсовета. 14.10.2009 Педагогические чтения на образовательном портале МОиН РТ http://edu.kzn.ru// Публикация актуальных материалов по вопросам Интернет-педсовета. Прием вопросов, предложений, замечаний участников Интернет-педсовета. Открытое голосование по выбору наиболее интересных материалов. 15.10.2009 Обсуждение проекта резолюции на образовательном портале МОиН РТ http://edu.kzn.ru/ 16.10.2009 Подведение итогов IV Республиканского Интернет-педсовета «Учитель в XXI веке» Чыганак: mon.tatar.ru

Admin: Admin яза: "XXI гасыр укытучысы" Бүген теркәлү көне!!!

Admin: Хөрмәтле коллегалар! Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе сайтының сылтамалар битендә тематик планнар һәм башка бик күп материал күчермәләп ала аласыз. Сайт админына (форум кулланучыбыз Булатка) зур рәхмәт җиткерергә онытмыйбыз

Admin: Сайтыбызның төп битендә, футбол буенча Рәсәй чемпионы булган Рубин ыбызның Чемпионнар лигасындагы Барселона (Испания) командасын җиңү голларын карагыз . Уңайлылык өчен видеоплеерның тулысынча буферлашып бетүен көтегез

Admin: Admin яза: Рубин ыбызның Чемпионнар лигасындагы Барселона (Испания) командасын җиңү голлары Үзем уенны карый алмадым. Караучылар булдымы, ничегерәк барды? 04.10.09 булачак Казандагы кабат очрашуга фаразларыгыз ничегерәк?

Admin: Татарстан һәм Россиядә игълан ителгән Укытучы елы кысаларында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе белән берлектә "Укытучым..." конкурсын игълан итте. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. ТУЛЫРАК

Рания: "Мөгаллимнең укыту һәм тәрбия эшчәнлегенә, иҗади һәм һөнәри үсүенә стимул булырга тиеш”, дип саный Президент...



полная версия страницы