Форум » Яңалыклар » Яңалыклар » Ответить

Яңалыклар

Admin: “Көньяк Осетия балаларына укырга әзерләнергә булыш” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Көньяк Осетия балаларына укырга әзерләнергә булыш” исемле гуманитар акция башлап җибәрде. Билгеле булганча, Көньяк Осетиядәге фаҗигале вакыйгалар аркасында, кешеләрнең көндәлек кирәк–яраклары, ризыкларына кадәр юк. Мәктәпкә әзерләнү турында әйтеп тә торасы юк. Төньяк Осетия республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Владислав Тотров телефон аша сөйләшүендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиевка түбәндәге санны китергән: хәзер аларда Көньяк Осетиядән мәктәп яшендәге 5600 бала бар икән. Аларга якын арада кием–салым, аяк киемнәре һәм мәктәп кирәк–яраклары кирәк булачак. Бу уңайдан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабызның барлык мәгариф идарәләре җитәкчеләренђ, оешма коллективлары һәм шәхси фирмаларга мөрәҗәгать итә: “барлык балаларга да мәктәпкә барырга булышыгыз, чит балалар булмый, алар барысы да безнең балалар”. Акцияне оештыру комитеты хәбәр итүенчә, ярдәмне 18 августка кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 9нчы йортка алып килергә мөмкин. Телефоннар: (843) 292-76-34, (843) 292-44-97 ЧЫГАНАК: http://belem.ru/node/542

Ответов - 50, стр: 1 2 All

Admin: Татарстанда 1 сентябрь ял көне буларак игълан ителде. Шулай уку 30 август та закон буенча бәйрәм санала – Татарстан Республикасы көне. Ул көн быел шимбә көненә туры килү сәбәпле, бәйрәм ялы чираттагы дүшәмбегә – 1 сентябрьгә күчерелә. Димәк, барыбызны да алда озын яллар көтә: 30, 31 августта һәм 1 сентябрьдә. ЧЫГАНАК: http://belem.ru/node/544

Admin: Мәгариф оешмалары ашханәләренә 1 октябрьдән яңа таләпләр куела Күп кенә әти–әниләрне борчыган мәсьәлә – мәктәп–лицейларда, урта һөнәри белем бирү йортларында укучыларны ашату. Билгеле булганча, кызлар–малайларның күпчелеге мәктәп ризыгын ашамый. Сәбәпләр күп: ризыкның тәмсез булуы, агулану очраклары аркасында ата–аналар кушмавы буенча...һ.б. Өстәвенә, күпчелек мәгариф оешмаларында балаларга көндезге ашны “алыштыра алырлык” ризык сатучы киосклар да җитәрлек. Ләкин, күрәсең, балаларны “агулау” процессына нокта куярга уйлаганнар. Шушы көннәрдә Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы Г.Г. Онищенко “Мәгариф оешмаларында, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларның туклануына санитар–эпидемиологик таләпләр” дигән карарга кул куйды. Таләпләрне Россия мәктәпләре, интернат–мәктәпләр, гимназия һәм лицейлар, көллият һәм кадет корпуслары һәм башка башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары үтәргә тиеш. Әлеге документта игътибарга лаек пунктлар бихисап. Гаять күләмле булса да, әлеге карар белән танышып чыгарга тәкъдим итәм. Яңалык күп. Мисал өчен, булачак меню төзелгәндә түбәндәге критерийлар сакланырга тиеш: елның кайсы фасылы булуы, укучыларның яшь үзенчәлекләре (7–11 һәм 12–18 яшьлекләр) һ.б. Шулай ук баланың мәктәптә булу вакыты, физик йөкләнеш тә исәпкә алына. Теге яки бу регионда яшәүчеләрнең дини, милли үзенчәлекләренә карап та үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Тагын бер кызыклы факт – мәгариф оешмаларында белем алучыларга көненә ике тапкыр кайнар аш тәэмин итү (озынайтылган көн программасы нигезендә укучыларга әле өстәмә өченче аш та бирелергә тиеш) зарур. Ә инде укучы көне буе уку йортында уздыра икән, аны кимендә 5 тапкыр ашатырга бурычлар. Ашау интервалы 3,5 – 4 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Укучының яшенә карап, биреләчәк порция күләме дә аерыла. Мәсәлән, 7–11 яшьлекләргә аш 200–250 грамм булса, 11 яшьтән алып порция 250–300 граммнан кимрәк булырга тиеш түгел. Кайнар ашларның (аш, соус, эчемлекләр) кайнарлыгы 75 градустан да түбән, икенче ашлар һәм гарнир 65 градустан да түбән, салкын ашлар, эчемлекләр 14 градустан да җылырак булуы тыела. Бу, мөгаен, кайнар ашның чыннан да кайнар булырга тиешлегенә ишарәдер. Әлеге карарда балалар ризыгына куелган таләп бихисап, бу ризыкны пешерү, саклау, бирүгә дә кагыла. Мәгариф оешмалары ашханәрендә эшләүче хезмәткәрләгә таләпләр дә юк түгел. Күп кенә әти–әниләр алар турында белми дә. Әйтик, кайнар һәм салкын сулы раковиналардан тыш, һәр хезмәткәрнең шәхси кул сөртү сөлгесе (яисә бер тапкыр гына куллана торган салфеткалар), өч комплекттта эш киеме (халат, чалбар, баш киеме, таймый торган аяк киеме) булуы шарт. Ашханә персоналын күзәтергә була: аларга озын тырнак белән аш–су пешерергә, камыр ризыкларын әзерләгәндә бизәнү әйберләрен салмау (йөзек, сәгать һ.б.), ак халатлары белән, шул ук аяк киеме белән бәдрәфкә чыгу катгый тыела. Эш вакытында ашау, тәмәке тарту турында әйтеп тә торасы юк. Мөгаен биредә саналган таләпләрнең барсы да үтәлсә, балаларның ашказаны авырулар саны да кимер иде. Укучылар теләбрәк ашханәдә тукланыр иде. Карарда хәзер мәктәпләрдә тыелган ризыклар исемлеге аерым урын алган. 1 октябрьдән Россия мәгариф оешмаларында: кыргый хайван, тазартылмаган кош ите, су кошлары ите һәм йомыркалары, өй шартларында пешерелгән барлык төр ризыклар, кремлы кондитер ризыклары, квас, кумыс, гөмбә, казылык һәм какланган сырлар, арахис, абрикос төшләре, майонез, газлы су, кофе, алкоголь, кетчуп, маринадланган яшелчә–җимеш, кайнатылмаган сөттән эшләнгән эремчек һәм башка төр сөт ризыклары, дуңгыз яисә бәрән мае, маргарин, үсемлек маенда эшләнгән туңдырма һәм сөт рзыклары, фарш белән макарон (макароны по–флотски), йомырка тәбәсе, паштет, ит һәм эремчек эчлекле беленнәр һәм башкалар, һәм башкалар кулланылырга тиеш түгел. Бу турыдагы постановлениене (карар) белән киләсе хәбәр аркылы таныша аласыз. ЧЫГАНАК: http://belem.ru/node/552

Admin: Алдагы, МӘКТӘП АШХАНӘЛӘРЕ хәбәре буенча менә мондагы карарлардан укып тулырак белә аласыз : http://slil.ru/26068018 Әлеге адрестан фаелны үз компыгызга күчермәләгез, файл әлеге адрес буенча соңгы йокләүдән соң 1 айдан юкка чыга, әгәр ул анды булмаса миңа шәхси хәбәр җибәрегез...


Admin: 26 август көнне 16.00 сәгатьтә http://community.livejournal.com/edu_community адресы буенча "Россия мәгарифе - 2020: белем бирү сыйфатын һәм эчтәлеген бәяләү" онлайн конференциясе уздырыла. Һәр теләгән кеше шушы вакытта әлеге адрес буенча кереп аралаша, сораулар бирә ала. ЧЫГАНАК: http://belem.ru/node/567

Admin: Дусларым! Безнең турыда "АЗАТЛЫК" радиосы сайтыннан да укый аласыз хәзер. Язманы бу адрес буенча табарга була: http://www.azatliq.org/archive/program_internet/latest/577/703.html . Үз чиратымда мин дә матур язмасы, яхшы фикерләре, безне инетта таныштыруга зур өлеш керткәне өчен язма авторы ğamil nur га (аның эшчәнлеге белән тулырак танышу өчен: http://www.azatliq.org/author/17639.html ) зур рәхмәтләремне белдерәм ğamil nur әфәнденең үзен дә форумыбызда көтеп калабыз... "АЗАТЛЫК" радиосы сайтының алгы бите адресы: http://www.azatliq.org/

Razani: Укып чыктым, Кушлавыч турында матур эйтелгэн.

Admin: Razani яза: Укып чыктым, Кушлавыч турында матур эйтелгэн. Хәзер "Азатлык"та татар сайтлары турында яңа шәлкем эленгән: http://www.azatliq.org/archive/program_internet/latest/577/703.html . Укып чыгыгыз

Admin: Хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да Ураза бәйрәме белән тәбрик итәбез!!! Изге күңелле дуслар, саулык-сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын, һәркайсыбызга да!!!

Admin: Хөрмәтле коллегалар! Форумны кулланучылар! Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче, профессиональ бәйрәмебез "Укытучылар көне" белән тәбрик итәбез! Авыр хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек, сабырлык, гаилә бәхете теләп калабыз. Хөрмәт белән: Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе коллективы .

Admin: Хөрмәтле кулланучыбыз Фенисне (ул форумда берничә никта керә), соңлап булса да (14.10. 1975), ТУГАН КӨНЕ белән котлыйбыз!!! Сезгә ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге теләп калабыз!!! Хөрмәт белән Кушлавыч мәктәбе коллективы.

Admin: Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы 5-7 класс укучылары өчен он-лайн конкурс (беренче этабы): http://tatar.com.ru/konkurs/viewforum.php?id=1

Admin: “Киләчәк мәктәбе: минем күзаллавым” Шушы исем астында II Россиякүләм презентацияләр конкурсы уздырыла. Бәйге җәмгыять белеме, тарих, рус әдәбияты һәм информатика дисциплиналарыннан барачак. Мәктәптә белем бирү системасы үзгәрешләр таләп итә. Бу һәммәбезгә аңлашыла. Красноярски краеның педагогик Үзәге бу проблеманы чишүгә тотынган инде. Бәйге нәкъ менә алар тарафыннан уздырыла. Сезнеңчә, киләчәк мәктәбе нинди булырга тиеш? Нинди мәктәптә укырга йөгерә-йөгерә барыр идегез? Чынбарлык тормышта югалып калмас кешене тәрбияләүче уку йорты нинди булырга тиеш? II Россиякүләм презентацияләр конкурсы мәгариф ресурсларының йифрлы коллекциясен булдыру максатыннан уздырыла. Ул тулысынча укучы балаларның тәкъдинәреннән торачак. Иң шәп дип табылган эшләр “Космонавтика мәктәбе” һәм “Бәйгеләр дөньясы” исемле сайтларда урын алачак. Тәкъдим ителгән юнәлешләр: 1. Тормышта уөышка иреш өчен мина НӘРСӘГӘ өйрәнергә, НӘРСӘ белергә кирәк? Чит телләрне белү кирәк булачакмы? Компьютерны нинди дәрәҗәдә белү сорала? Нинди дә булса һөнәри әзерлек кирәкме? һ.б. 2. Минем НИЧЕК укыйсым килә? Дәрес белем алу формасы буларак искермәдеме? Мәктәптә ничек сәламәтлекне саклап калырга, ничек аны ныгытырга була? Дистанцион юл белән белем алып буламы? Кызлар һәм малайлар аерым укый аламы? Киләчәк мәктәбендә НИЧӘ ел укырга тиешләр? 3. Киләчәк мәктәбе укытучысы – кем ул? Чын укытучыга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш? 4. Мәктәптә ниди җиһазларның булуын телисең? Мәктәпнең шәхси сайты булырга тиешме? Киләчәк мәктәбе ата-аналар, хакимият, югары уку йортлары һәм чит ил вәкилләре һ.б. белән нинди эш алып барырга тиеш? Киләчәк мәктәбенең кыяфәте? Фантазияң баймы, димәк бәйге синең өчен! Конкурс 5-6нчы, 7-8нче һәм 9-11нче сыйныфлар арасында үтә. Таләпләр: Конкурска тәкъдим ителгән эшләр Microsoft Office Power Point программасында эшләнергә тиеш. Максималь слайдлар саны – 25. Төп эчтәлектән кала, эш слайд авторы турында мәгълүмати слайд (фамили, исем, әтисенең исеме, мәктәп, сыйныф) һәм мәгълүмат чыганагына сылтама тәшкил итәргә тиеш. Алга таба эшне архивка төрү сорала, чөнки файлның күләме 5 Mб тан да авыррак булмаска тиеш. Архивның исеме урынына укучының инциаллары языла. Мисал өчен, IvanovPF.rar. Бәяләү критерияләре: 1. эчтәлекнең тулылыгы, чынбарлыкка килүе, актуальлеге; 2. эчтәлекнең тәкъдим ителгән темага туры килүе; 3. интерфейс һәм дизайн (эстетик зәвык, сүзләр язылышы, төсләр, графика тәңгәллеге, грамматик һәм башка төр хаталарның булмавы); 4. белем бирү функциясе. Чарада катнашу өчен 1-3 бала өчен 110шар сум, 4-10 укучыга – 100шәр, 11дән дә күбрәк катнашучыга – 90шар сум түләргә кирәк булачак. Бу банк аша түләгәндә. Үткәрү вакыты: 25.11.08-09.12.08 Теркәлү: 25.11.08 кадәр ЧЫГАНАК: belem.ru

Admin: “Гаилә китапханәсеннән дәреслек” исемле экспресс–конкурс 25 ноябрь, 2008 - 14:29 “Гаилә китапханәсеннән дәреслек” исемле экспресс–конкурс Күпләрегез белә: Россиядә беренче дәреслекне (азбука) 1574нче елда Иван Федоров атлы кеше бастыра. К. Д.Ушинскийның «Родное слово» дәреслеге 1864нче елда 146 данәдә дөнья күрә. Татарның беренче басма әлифбасы 1800нче елда нәшер ителә. Бездә элек–электән балаларны укый–яза белергә өйрәткәннәр. Шуңа күрә гыйлемле кешеләр саны һәрчак бик зур булган. Гаиләләрдә Коръән, әдәби әсәрләрдән гыйбарәт булган китапханәләр урын алган. Китапны изге санаганнар. Аңа хәтта кулны юмыйча тотынырга да ярамаган. Билгеле, мәгълүмати технологияләр чорында китапка мөнәсәбәт бөтенләй башка. Укучылар саны да кимеде. Моның белән көрәшәләр. Шундый адымнарның берсе – сезгә тәкъдим ителәчәк бәйге. “Гаилә китапханәсеннән дәреслек” исемле гаилә иҗади эшләр экспресс–конкурсын Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәреслекләр буенча Федераль Советы игълан итә. Ул агымдагы елның 25нче декабрендә старт алып, нәкъ бер айдан соң, 25нче декабрьдә төгәлләнәчәк. Һәрберебезнең шәхси китапханәсендә балалар, үсмерләр өчен китаплар, иске дәреслекләр һәм аңлатмалы сүзлекләр бар. Әти–әниләрегез, әби–бабайларыгыз укыган дәреслекләр дә юк түгелдер. Грамматикадан дәреслекме ул, әллә рус теленнән борынгы “Матур язу” дәфтәреме, әллә инде географик атлас, арифметика китапларымы – бар да зур истәлек, бар да зур игътибарга лаек. Бәлки, сезнең өчен аеруча кадерле дәреслек бардыр? Балачак, мәктәп чоры турында истәлекләрме? Теге яки бу китапның булачак һөнәрне сайлауга этәргеч булуы да ихтимал. Кыскасы, фикерләрегез, тәкъдимнәрегез, истәлекләрегез белән уртаклаша аласыз. Дәреслекләрнең нинди булуы турындагы кайнар бәхәсләр беркайчан да тынмый. Аеручы аның сыйфаты турында. Бәлки, сезнеңчә, идеаль саналган дәреслек нәкъ менә сезнең гаиләдә сакланадыр. Языгыз! Конкурска эссе (дәреслек турында хикәя, әлеге дәреслек белән бәйле хәтирә–истәлекләр), иске әлифба турында әкият, фоторәсем (дәреслек, гаилә булырга мөмкин; фоторепортаж, тематик коллекция, яисә «Стоп-кадр» һ.б.) юнәлешләр буенча иҗади эшләр кабул ителә. Шулай ук эшләр презентация яисә сайт рәвешендә дә булырга мөмкин. Билгеләнгән темадан читкә чыкмау гына сорала. Аеруча кызыклы саналаган эшләр http://fsu-expert.ru/ порталында эләнәчәк. Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр дә каралган. Бәйгегә тәкъдим ителәчәк иҗади эшләр электрон вариантта булырга тиеш. Чарада балалар, аларның әти–әниләре һәм әби–бабайлары катнаша ала. Тулырак мәгълүмат: http://fsu-expert.ru. ЧЫГАНАК: belem.ru

Admin: Укытучылар өчен “Укытучы остаханәсе” бәйгесе Агымдагы елның 15нче ноябреннән киләсе 2009 елның 1нче февраленә кадәр “Укытучы остаханәсе” (“Мастерская учителя”) исемле республикакүләм конкурс уздырыла. Аны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты мәгариф идарәсе, Л.В. Занков исемендәге Федераль фәнни-методик үзәге һәм башкалар оештыра. Бәйгегә Л.В. Занков укыту системасын кулланучы укытучылар, әлеге төр укытуны тормышка ашырган мәктәп директорлары, педагогик уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү, шулай ук мәгариф хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм методистлары, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре чакырыла. Ярыш нәтиҗәләре буенча бер абсолют җиңүче билгеләнә. Игътибарга лаек эшләр берничә булган очракта жюри аларны өстәмә билгеләп узарга мөмкин. Җиңүчеләрне 2009 елның апрелендә котлаячаклар. Аларның эшләре «Мастерская учителя» җыентыгында, «Практика образования» журналында һәм www.zankov.ru, www.inot-kazan.ru сайтларныда урын алачак. Укытучылары актив катнашкан мәгариф оешмалары аерым билгеләп үтеләчәк. Бәйгедә җентекле фикерләр белән дәрес протоколы, бер темага кагылган дәресләр системасы конспекты, дәреслектә тәкъдим ителгән биремнәрне тулыландыра торган күнегүләр системасын тасвирлау, теге яки бу тематикадан контроль һәм тикшерү эшләре һ.б. катнаша ала. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда, бу адрес буенча: http://slil.ru/26381678 (файл соңгы күчермәләгәннән соң бер айдан юкка чыга!) ЧЫГАНАК: belem.ru

Admin: В этом году Новый год наступит на секунду позже 23 часа 59 минуты 60 секунд - такое время покажут сверхточные атомные часы в приближающуюся новогоднюю ночь. И так уже длинный, високосный, 2008 год продлится дольше еще на одну секунду, сообщает "Рокфеллер". Согласно международным договоренностям, время на планете отсчитывается двумя способами: по вращению Земли вокруг Солнца и по атомным часам, использующим внутренние колебания атомов для очень точного отсчета времени. При этом, договорились ученые, эти два показателя времени не должны отличаться друг от друга более чем на 0,9 секунды. Так в 1972 году была придумана "високосная" секунда. Международные организации "координируют" время, добавляя ее к астрономическому году каждые 1-7 лет в конце суток либо 31 декабря, либо 30 июня. Год удлиняли уже 23 раза. Последний раз - 31 декабря 2005 года. В этом году время снова придется "продлить", объявили вчера специалисты Международной службы оценки параметров вращения Земли. Поэтому новый, 2009 год наступит 31 декабря не после 23:59:59, а на секунду позже - после 23:59:60. Корректировка времени сделает високосный 2008 год самым длинным за последние 16 лет. Так как вращение Земли со временем замедляется, это может стать причиной более частого ввода в календарь секунды координации. Источник: РИА Новости

Admin: Детский конкурс - Интернешка: http://content-filtering.ru/kidsfair/

Admin: Ура!!! Без икенче турда Интернет-фестиваль: http://edu.kzn.ru/315 . Икенче турга үтүче коллегаларыбызның барысын да бу вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!!!

Admin: Admin яза: Интернет-фестиваль: http://edu.kzn.ru/315 . Адресы буенча тавыш бирү башланып китте, сайтлар исемлегенең иң аскы өлешендә текст кнопкасы бар

tat: Котлыйм. Сезнең өчен бик шатмын. Тавыш бирү мөмкинлеге кайчан булыр икән?

Admin: tat яза: Котлыйм. Сезнең өчен бик шатмын. Тавыш бирү мөмкинлеге кайчан булыр икән? Зур рәхмәт!!! Безнең өчен дә зур куаныч булды бу (икенче турга гына үтү булса да) Тавыш бирү мөмкинлеге буенча бер дә хәбәрдар түгелбез шул әлегә

Admin: Хөрмәтле коллегабыз, форумыбызның актив кулланучысы Булатны чын күңелдән "1нче категорияле укытучы" дәрәҗәсенә лаек булуы белән тәбрик итәбез!!! Эшегездә иҗади уңышлар теләп калабыз! Афәрин БУЛАТ !!!

Булат: Рәхмәт,рәхмәт!

Admin: Татарстан Республикасы президенты, хөрмәтле Минтимер Шәрипович Шәймиевне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз (20 январь, 1937 ел)! Ныклы сәламәтлек, тормыш иминлеге, гаилә тигезлеге, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Татарстан Президентның официаль сайты монда

Admin: Белми калмагыз (Арскинфога сирәк керүчеләр игътибарына): После 8 марта на базе АПК организуются выездные курсы для учителей начальных классов на платной основе. (около 2300 руб) Записаться у Яхиной Р.Г. по телефону - 3-30-11 Предварительное обследование детей районной ПМПК (психолого-медико-педагогическая комиссия) по причине отсутствия районного педиатра переносится с 18 февраля на 20 февраля 2009 года. Место работы: Дворец школьников. Время работы: 8.00- 13.00.

Admin: Министерство образования и науки Республики Татарстан информирует, что 12 апреля 2009 года в г. Казани будет проводиться вступительный экзамен для абитуриентов, желающих обучаться в университетах Республики Турция. Тулырак

Admin: Нигәдер Белем форумының бер темасы да ачылмый: Ошибка работы драйвера БД дип тора. Миндә генә шулай түгел микән дип шикләнәм, Сездә ничек?..

qdb: миндә бер ачканда шулай итте дә, андагы күчкегә баскач, ачылды. икенче йулы да ачылды аннары.

Admin: qdb яза: икенче йулы да ачылды аннары. Аларда техник эшләр бара икән (Белемдә). Бәлкем форумында да ниләрдер бардыр...

Admin: Сегодня в КРК «Пирамида» состоялась церемония награждения победителей XV республиканского конкурса «Учитель года Татарстана». Борьбу за звание лучшего учителя республики нынешнего года вели 53 педагога, представляющие 44 города и района РТ. Учредителями конкурса, который проходит в рамках реализации нацпроекта «Образование» в целях выявления, поддержки и поощрения творчески работающих педагогов, выступают Министерство образования и науки Татарстана, Институт развития образования РТ. Тулырак

Admin: Башлангыч сыйныфлар укытучысы Халидә Фоатовнаның шәхси сайтына рәхим итегез Аралашып эшлик



полная версия страницы