Форум » Яңалыклар » Сайтны тулыландырабыз » Ответить

Сайтны тулыландырабыз

Admin: Кызыксынган кешеләр булса безнең сайтның ( http://koshlaush.narod.ru/ ) кулланмалар битенә кереп чыгыгыз. Аны акрынлап тулыландыра башладым.

Ответов - 60, стр: 1 2 All

Admin: Razani яза: чөнки html кодлары паблишюрныкы... Әлбәттә шулай. Мин аны (индех файлын) НВУ белән ачтым, ә анда күп нәрсә автомат. Тикшертү, көйләүләрне эшләткәннән соң программа минем кодларны ХТМЛ 4 стандартына көйләде. Аның нигезендә бу бит Мозилада да Операда да яхшы күренә (ышанмасагыз ачып карагыз, аның основасы публ.ныкы ә стандарты ХТМЛ 4)! Ә ИЕны мин алып ташлаган идем, хәбәрегез килгәч яңадан куеп элекке хәленә кайтарырга туры килде...

Razani: Шул сылтаманы копировать ит тә, браузерның адрес тәрәзәсенә вставить ит! Икенче ысул - шул сылтамага чирттер дә, кергәч, обновление кнопкасына чирттер!

Admin: ИЕ буенчы килеп чыккан хаталар төзәтелде..


Admin: Хөрмәтле дуслар! Сезгә Кушлавыч мәктәбенең тагын бер яңа форумын тәкъдим итәбез: http://koshlaush.tmf.org.ru/ . Әлеге форумда төп әңгәмәләр компьютер белән эш, интернет челтәре, сайтлар ясау, аларны урнаштыру турында барыр. Сезнең дә кызыклы фикерләрегез, тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз... Әлеге форум эшчәнлеге өчен аны программалаштырып, төзеп чыккан Динарга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!! (форум рус һәм татар телләрендә эшли)

Admin: Сайтыбызда баннерлар рәтен тигезләштергән, азрак үзгәрешләр керткән идек... Кимчелекләр күренсә, кайсы браузерда һәм нинди кимчелек икәнен хәбәр итәрсез дип ышанып калабыз

маршак: Бездә (мозиллада) 2 нче гимназиянең баннеры дөрес күрсәтми, ә үзе эшли.

Admin: маршак яза: 2 нче гимназиянең баннеры дөрес күрсәтми Рәхмәт игътибарыгыз өчен, хатасын таптым, төзәтербез Теркәлгәндә авырлык килеп чыгу өчен гафу итәрсез, форумның саклану чарасын югарырак итеп куйган идек (элек түбәнрәк иде), аннан соң теркәлүчеләрне премодерация көткәне истән чыгып киткән. Теркәлүегез өчен рәхмәт, аралашып эшлик

Admin: Сайтыбызның Яңалыклар битенә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены видеолары эленде. Кереп карак чыгыгыз

Admin: Сайтыбызга Кушлавычның төгәл һава торышын күрсәтүче информер да өстәлде. Аны әзерләгән кулланучыбыз Razani һәм Кушлавычның төгәл географик урынын билгеләүдә зур өлеш керткән кулланучыбыз qdbгада зур рәхмәтләремне җиткерәм

Булат: "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннар бик тә күңелле, кызыклы узган икән. Танышып чыктык.

Admin: Сайтка 8 март уңаеннан яңа иконка өстәлде, күренмәсә браузер хәтерен чистартып алырга була...

Admin: Сайтыбызның кулланмалар битенә Әтнә муниципаль районы Яңа Җөлби башлангыч мәктәбе укытучысы Гайфуллина Г.М. эшләрен урнаштырдым. Әлеге мәктәп укучылары 5-9 классларга безгә килеп укыйлар (безнеңчә төшеп укыйлар). Әлеге мәктәп белән тыгыз элемтәдә, гел аралашып эшлибез һәм Гөлсинә апа безгә үз эшләрен тәкъдим итте, рәхмәт Гөлсинә апа, аралашып эшлик

Admin: Мәктәп сайтыбызның укучылар бүлегенә дә рәхим итегез ( )

Admin: Булат яза: Ул бүлекнең кайда урнашканын да әйтсәгез һичшиксез рәхим итәр идек! Булат смайликка басып кара әле Өстәге язмадагысына инде әлбәттә, анда мондый смайлик тора

Булат: Ул бүлекнең кайда урнашканын да әйтсәгез һичшиксез рәхим итәр идек!

маршак: Укучыларыгызның сайты искиткеч шәп килеп чыккан! Укытучылары кебек укучылары да булдыра икән!

Admin: Укучылар сайтыбыз акрынлап тулылана, яңа эффектлар, информерлар өстәлә. Рәхим итеп танышып чыгыгыз: http://koshlaush.ucoz.ru/

Admin: Ниһаять мәктәп сайтына да кул җитеп алдагы хәбәрдә әйтелгән информерны өстәп куйдым

Admin: Хөрмәтле коллегаларым! Безнең яңа сайтыбызга рәхим итегез: http://koshlaush.ucoz.kz/ . Сезнең фикерләрне дә ишетәсе килә, бар да тәртиптәме сайтта? Үзебездә ике компта караганда да аермалар күренгәли. Шуңа күрә кимчелекләр булса хәбәр итүегезне сорыйм...

Admin: Сайтыбызда, май аенда Камал театрында һәм Казанда булачак зур концертларга афиша куелды...

Admin: Сайтыбызда мәктәп эшчәнлегендә кирәкле норматив документларны күчермәләп алу мөмкинлеге (каталог) булдырырга тырыштык... Рәхим итегез

Булат: Хөрмәтле кулланучылар. Сайтны без дә тулыландыру белән шөгыльләнәбез. Безнең сайтның төп битендә Яңа мәктәп, авылыбыз турында статистик мәгълүмат бите. һәм балалар бакчасына багышланган бүлекләр ачылды. Рәхим итегез. http://meshabash.narod.ru Һәм сайт администраторы Илфарга. Илфар хәбәр язу котычкыч кыен хәрефләрне микроскоптан карасаң гына күреп була. На угад язасы. Зинһар төзәтегез.

Admin: Булат яза: хәбәр язу котычкыч кыен хәрефләрне микроскоптан карасаң гына күреп була. На угад язасы. Зинһар төзәтегез. Шрифт размеры 11 иде. 14 кә төзәттем, хәзер ничек?

Булат: Хәзер булган! Әйбәт!

Admin: Сайтыбыздагы яңалыклар белән дә танышып барыгыз

Admin: Cайтыбызның сул як блогында яңа "йөгереп узучы" баннерлар өстәлде. Әлеге сылтамалар файдалы булыр дип уйлыйбыз...

Admin: Балалар евровидениесе нәтиҗәләре өстәлде.

Admin: Уйланылганнан иртәрәк булса да форумны "ватучылар"га рәхмәт йөзенән дизайнны һәм саклану чараларын үзгәртергә туры килде. Уңайсызлыклар өчен гафу итегез. Тиз арада хаталарны төзәтеп бетерербез!

matur: Дизайны искиткеч матур булган! Әфәрин! Күзгә рәхәт Зәңгәр төсне яратканга микән Әмма бер сорау туа: форумга теркәлгән кулланучы буларак кергәч, нишләп аның дизайны югала? Кая китә ул?

matur: Гафу итегез! Аңладым... Профильдә әле генә дизайн сайлау мөмкинлеген күрдем



полная версия страницы