Форум » Яңалыклар » Сайтны тулыландырабыз » Ответить

Сайтны тулыландырабыз

Admin: Кызыксынган кешеләр булса безнең сайтның ( http://koshlaush.narod.ru/ ) кулланмалар битенә кереп чыгыгыз. Аны акрынлап тулыландыра башладым.

Ответов - 60, стр: 1 2 All

Admin: Хөрмәтле коллегалар! Мәктәп сайтыбыз тагын үзгәрешләр кичерде, кулланмалар битендә яңалык бар, баннерлар өстәлде һ.б.

Admin: Бүген тагын мәктәп сайтыбызга азрак үзгәрешләр керттек әле. Теләүчеләр карап чыгыгыз: http://koshlaush.narod.ru/ Күләмлерәк яңартуны шушы араларда эшләрбез дип торабыз... Бүтәннәрнең дә, бигерәк тә Арча районы мәктәпләренең сайт адресларын, танышу өчен шушы темада күрергә теләр идем (татарча гына димәгән). Фикерләрегез, җавапларыгызны көтеп калам.

Admin: Кичә, 2нче июнь көнне Кушлавыч мәктәбендә мәктәп укучылары өчен "Ак каен" ял лагеры эшли башлады... Лагерь эшчәнлеге турында яңалыклар белән сайтыбызда таныштырып барырбыз...


Admin: Сайтыбыз тагын үзгәрешләр кичерә, кулланма битенә дә хәйран нәрсәләр өстәлде. Кереп карап чыгыгыз: http://koshlaush.narod.ru/ Фикерләрегезне көтәбез...

Admin: Алмашырга теләүчеләр булса безнең баннерның коды: <A href="http://koshlaush.narod.ru" target=_blank><img src="http://koshlaush.narod.ru/banner.gif" width=88 height=31></a>

Admin: Сайтыбызга, бик ашыгыч һәм кыскачарак булса да, яңалыклар битенә җәй айлары өстәлде. Шулай ук төп биттәге спидометр ярдәмендә үзегезнең төгәл интернет ялгану тизлеген белә аласыз...

Admin: Хөрмәтле коллегалар! Сайтыбыз үзгәртү стадиясендә, шуңа бик тәнкыйтьләмәгез инде. Барысын да бер юлы эшләп бетереп булмый. Шулай да төп өлеше эшләнде: сайт ике телдә... Хәзер сылтамаларны һ.б. дөреслисе бар, бар нәрсәнең ачылуын да көйләп бетерергә кирәк. Киңәшләрегез белән ярдәм итәрсез дип ышанып калам Сүз уңаеннан: Булатка зур рәхмәт!!! Сылтамалар битендәге дөрес үзгәртелмәгән сылтамаларны эзләп биргәне өчен...

Admin: Хөрмәтле дусларым! Сайтыбызның акрынлап эше бетеп килә кебек, бу варианты дип әйтүем. Инде Сезнең фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне көтеп калам. Рус варианты бик килешле тәрҗемә ителмәгәндер инде, гафу итә күрегез (күпме булдыра алдым, шулай тәрҗемә иттем). Эшләми торган җирләрен күрсәгез хәбәр итәерсез дип ышанып калам. Болай мозила һәм операда тикшереп чыктым, миндә берничә вак хата гына күренә. Аларын төзәтербез

Булат: Бар да яхшы булган, молодец! Сайтыңнан ярты сәгать кер эзләп(шутка) утырдым, тапмадым. Бары бер ялгышка тап булдым. новости битендә аста җелаем хорошие и отличные оценки кирәктер дип уйлыйм. Хотя белеп булмый мин үзем чи татар бит бәлки дөрестер дә.

Admin: Булат яза: отличные Шулай кирәк шул, ялгыш киткән! Рәхмәт табуыңа, төзәтермен...

Admin: Хөрмәтле кунакларыбыз! Сайтыбызны тагын да тулыландыру өстендә эшләп алган идек. Әлегә татар вариантында Яңалыклар битенә берничә видеоязма урнаштырдык. Әлегә плеер автомат рәвештә эшли башлый. Ике видео да бервакыт яңгырамасын өчен берсен туктата аласыз, яки икесен дә. Бу хатаны төзәтербез... Әлегә таныша тору өчен генә...

Admin: Әле көч-хәл белән вакыт тиеп, сайтыбызны акрынлап яңарту эшенә тотындык. Үзгәрткәндә хаталар китсә бу турыда хәбәр итүегезне көтеп калабыз. Тулырак яңарту каникуллар ахырына эшләнеп бетәчәк...

Admin: Бүген сайтыбызга интернет радио куелды, сайтыбызда кунакта булганда музыка тыңлап утыра аласыз! Әлегә русча гына инде һәм татарча варианттан гына кереп була... Тәкъдим итәбез, яраткан көйләрегезне тыңлагыз...

Admin: Сайтыбызга информация биреп торучы йөгерек юл өстәлде...

tat: Булдырасыз, афәрин! Яңалыклар полосасын шапка киңлегендә эшләсәгез, тагын да яхшырак булмасмы? Төсе турында да уйлагыз әле, чуарланып беткән сыман... бәлки төп фонда караңгы төстәге хәрефләр йөгертергәдер?

Булат: Миндә нишләптер радио да, йөгерек юл да юк. Кайда соң ул?

Admin: tat яза: Яңалыклар полосасын шапка киңлегендә эшләсәгез, тагын да яхшырак булмасмы? Төсе турында да уйлагыз әле, чуарланып беткән сыман... бәлки төп фонда караңгы төстәге хәрефләр йөгертергәдер? Киңәшләрегез өчен зур рәхмәт! Әлегә монысы куеп карау гына, әлбәттә көйләп бетерәсе бар Булат яза: Миндә нишләптер радио да, йөгерек юл да юк. Кайда соң ул? Бүтәннәрдә бар Булат. Бәлкем нинди дә булса көйләнмәләр үзгәртергә кирәкми микән?

Admin: Яңалыклар битенә видеофайллар өстәлде... Рус вариантын татар вариантының эше бетмичә үзгәртеп өлгереп булмый әле...

Admin: Хөрмәтле коллегалар! Безнең сайтның оригиналь күренешен карау өчен аны Ореra браузерында ачу кулаерак. Әлеге браузер үзегездә булмаса аны ftp://ftp.opera.com/pub/opera/win/963/int/ адресы буенча үзегезгә күчермәли аласыз.

tat: Admin яза: өрмәтле коллегалар! Безнең сайтның оригиналь күренешен карау өчен аны Ореra браузерында ачу кулаерак. Әлеге браузер үзегездә булмаса аны ftp://ftp.opera.com/pub/opera/win/963/int/ адресы буенча үзегезгә күчермәли аласыз. Илфар, сайтыгыз Операда да, Мозиллада да бертөрле күрсәтә. Тик бүген Яңалыклар бүлегенең шапкасындагы рәсем юкка чыккан. Видеоларыгыз күрсәтә. Сүз уңаеннан, минем ИЕ киреләнә, хата белән эшли, ябылмыйча интектерә. Кичә Виста өчен 8 нче рус версиясен алып караган идем, бөтенләй эшләми башлады.

Admin: tat яза: сайтыгыз Операда да, Мозиллада да бертөрле күрсәтә. Тик бүген Яңалыклар бүлегенең шапкасындагы рәсем юкка чыккан. Видеоларыгыз күрсәтә. Иг ътибарыгыз өчен зур рәхмәт!!! Видеолар күрсәтмәү компта флеш плеер куелмаганга гына булган дигән нәтиҗәгә киленде. Мин бик борчылган идем аның өчен. Сезнең дә сайтыгызның үзгәрешләре бары тик уңай якка гына Аралашып эшлик... Ә браузерга килгәндә, Опера кулланып карагыз әле. Минемчә бик яхшы, яки мозилагызны кулланыгыз, дөрестән дә ИЕ дә хаталар күп дип әйтәләр бит.

tat: ИЕ ны кулланучылар иң күбе шул минем сайтта. Сайтның кайбер сюрпризлары бары ИЕ да гына күренә. Аннан, яңа материал куйганнан соң ничек күренгәнен белү өчен дә кирәк ул браузер. Минем компьютердагы ИЕ браузерында музыканы уйнату кнопкалары күрсәтми һәм музыкасы да уйнамый, ә мәктәпнекендә кнопкалар ды бар, көе туктамыйча уйный. Мозиллада көй бер генә тапкыр уйный, теләсәң тагын тыңлап була. Хәтта кнопкалар да төрле браузерда төрлечә күренә икән диюем.

Булат: Башкалар ни ди соң Илфар? Миндә видеофайлларыгыз бары операда гына эшли.

Admin: Эшли Булат! Бүген РООда да карап кайттым, үземдә дә мозилада да, ИЕда да эшли. Минемчә Синең браузерда ниндидер көйләнмәләрне үзгәртергә кирәк, бәлкем брандмауердадыр. Ә Опера тәкъдим итү бары тик сайтның чын идеясен күрү өчен генә. Мозила һәм ИЕ баннер системасы буенча куелган рәсемнәрнең кырларына рамкалар ясап бар күренешне бозып тора...

Admin: Мин мозила белән ачканда барлык мультимедианы күрсәтү өчен өстәмә плагиннар сорады (браузер). Аларны кую буенча эшне дәвам иткәч плагиннарның автомат куела алмавы хәбәр ителде. Мозила өчен бары тик QuickTime 7 урнаштыру кирәк, аны http://www.apple.com/quicktime/download/ битендә күчермәләп алырга мөмкин (65,6 МБ). Кулланучыларыгызны бу эшкә өйрәтеп җибәрсәгез күбесе мозилага да күчәрләр дип уйлыйм.

Булат: Мозиллага килгәндә, миңа ул браузер үзенең талымсыз, юктан проблема ясамавы белән ошый. Һәр нәрсәне вакытында көттермичә күрсәтә. Ә ИЕ миңа нишләптер көннән көн ныграк ошамый бара.

Razani: Иң күп кулланыла торган браузер IE булганга, кулланучылар өчен эшләргә туры килә инде. Мозилла белән Опера - вторичный браузерлар. Сайтны барлык браузерлар өчен дә көйләү - катлаулы эшләрнең берсе. Әмма өйрәнеп була. http://www.akzegit.narod.ru/soft/html401rus.rar адресы буенча өйрәнү өчен материаллар урнаштырдым. Тагын бер материал - сайтны ничек ясамаска икәнлеге турында: http://www.akzegit.narod.ru/soft/goldhtml.rar Алыгыз, укыгыз! Укырга, укырга һәм укырга!

Admin: Razani яза: http://www.akzegit.narod.ru/soft/html401rus.rar адресы буенча өйрәнү өчен материаллар урнаштырдым. Тагын бер материал - сайтны ничек ясамаска икәнлеге турында: http://www.akzegit.narod.ru/soft/goldhtml.rar Бу материаллар ачылмый...

Admin: Сайтның ИЕкүрмәгән вариенты Сез күкләргә чөеп мактаган НВУ программасында эшләнде. Мозила һәм Операда барысы да тәртип...

Razani: Nvu да эшләнмәгән ул берничек тә, чөнки html кодлары паблишюрныкы...



полная версия страницы