Форум » Яңалыклар » Кушлавычта Тукай көне » Ответить

Кушлавычта Тукай көне

Admin: Дуслар! 25-26 апрель көннәрендә Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган авылы Кушлавычта, Г.Тукай туган көнгә багышлап шигырь бәйрәмнәре, очрашулар үткәрелде. Бу турыда Сез мәгълүматны безнең мәктәп сайтында, яңалыклар битендә таба аласыз. Сайтның адресы: http://koshlaush.narod.ru/

Ответов - 1

Резеда: Котлы булсын Туган тел көне! Бездә туган тел бәйрәме иртәрәк башланды быел. 23 нче апрель көнне Өчиле урта мәктәбендә Чиканас авылында туган, армиядән сырхаулап кайткан шагыйрь Радик Мөхәммәтнең (1958-1996) "Әгәр бергә булсак..." дигән китабын ( шагыйрьнең 3 нче китабы) укучыларга тәкъдим итү кичәсе үтте. Китапның редакторы шагыйрь Газинур Морат та кайткан иде. Кичәдә Р. Мөхәммәтнең китапларын бастырып чыгару эшен башлап йөргән Г. Тукай исемендәге Арча педагогия колледжы директоры Габдрахманов Наил Газиз улы катнашты. "Егетләр" ансамбле бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Кичәне Яңа Гасыр телевидениесе дә тасмага төшерде. (Хәбәрне җиткерде Р. Мөхәммәтнең туганнан туган сеңлесе Вафина Халидә Фоат кызы )



полная версия страницы