Форум » Сәнгать өлкәсе укытучылары бүлеге » Җырлар, сылтамалар » Ответить

Җырлар, сылтамалар

Admin: Татар укытучысы авазы (татарча рэп) Раиль Гатауллин сүзләре; Лилия Тарханова көе, Нияз Тарханов аранжировкасы Җырны Лилия Тарханова башкара. Әлеге җырны: http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=320&st=0 адресы буенча кереп тыңлый аласыз (тыңлау өчен сылтамасы ялгышмасам өстән 18нче хәбәрдә)

Ответов - 44, стр: 1 2 All

Admin: Tatar TNV: Yäşä Tatar!

Admin: Tatar Song - İlham Şakirov - İreksez Yäşlegem

Admin: Татар биюе


Admin: "Saidash" Tatar Dance Theatre-Yokohama-Japan,2007 (өзекләр)

Admin: Татар яшьләре биюе:

Admin: "Yörüzän" by Ruzaliya apa & DJ Rabbah

Admin: Аллары алдыр инде

Admin: Республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства: «Созвездие-йолдызлык»

Admin: Гүзәл Уразованың шәхси сайтында альбомнарын тыңлау.

Admin: Татар халык җырларын МР3 форматында күчермәләү һ.б...

Admin: Nigma музыка

Admin: Күптән түгел генә яраткан җырчабыз, Татарстанның халык, Рәсәйнең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдиновның 50 яшьлек юбилей кичәсе булып узды. Вакыт уза шул җәмәгать! Аның яшь чагын да күрик әле бер (1993 ел):

Admin: Дәресләрдә куллану өчен, Хәйдәр Бигичевның интернет-музее

Admin: Усман Әлмиев беренче сыйныфта укыганда ук, укытучы аңа «син, мөгаен артист булырсың», дип әйтә. Укытучының сүзләре Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килә... Егет мәктәпне тәмамлагач, Татар мәдәният техникумына керергә карар кыла. Әмма буе кечкенә дип аны техникумга алмыйлар. Шулай да, Әлмиев хыялын тормышка ашырырга уйлый, ярты юлда туктап кала торганнардан түгел шул ул Акегет (Яшел Үзән районы) егетләре. Бәхет аңа икенче елны елмая. Ул актерлык осталыгы дәресләрен Г.Камал исемендәге Татар драма театырында ала башлый. Бу чорда театрда музыкаль бүлекне танылган татар композиторы Салих Сәйдәшев җитәкли торган була. Драматик актерлар — Зәйни Солтанов, Хөсәен Уразиков, Фатыйма Ильcкая, җырчылар — Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкаяларны сокланып сәхнәдән күзәтә. Көндезләрен аларның репетицияләрендә була, ә кичләрен спектакльләргә йөри. Шул ук вакытта Усман музыка техникумында танылган педагог Екатерина Ковельковадан вокал дәресләре ала. Бервакыт дәрес вакытында класска таныш түгел кеше килеп керә һәм «Сездән җырчы чыгачак, консерваториядә белем алачаксыз, әзерләнегез», дип чыгып китә. Бу Мәскәү консерваториясенең профессоры Н.Г.Райский була. У.Әлмиев Мәскәү консерваториясенең опера студиясенә килгәндә, класслар билгеләнеп, мөгалим-остазлар төрле укытучыларга бүленеп беткән була. Шулай да, профессор Софья Друзякина татар егетен тыңлап карарга ризалаша һәм аны үз классына ала. Мәскәүдәге уку елларын җырчы бүген дә сагынып искә төшерә. Фотоларын да аерым бер дулкынлану катыш хисләр белән башкаларга күрсәтә. Бу вакытта Софья ханым кулыннан килгәнчә егеткә ярдәм итә, аны улы кебек күрә. 1938-1968 елларда У.Әлмиев М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе солисты булып хезмәт куя. Опера сәхнәсендә ул әйдәп баручы партияләр башкара. Олы буын тамашачы аны «Алтынчәч», «Шагыйрь», «Жәлил», «Галиябану», «Самат», «Башмагым» һ.б. спектакльләрендәге образлары аша бүген дә сагынып искә ала. Моннан тыш Усман ага татар халык җырларын популярлаштыруда да зур көч куя. «Урман кызы»(Җәүдәт Фәйзи), «Соңгы көрәшкә»(Фәрит Яруллин), «Кил, чибәрем» (Рөстәм Яхин) әсәрләрен дә беренче булып ул башкара. Усман ага – бүгенге көндә дә актив тормыш алып бара. Төрле музейларның кадерле кунагы шул ул. 2007 елда М.Җәлил музей-квартирасына У.Әлмиев шагыйрьнең моңарчы таныш булмаган "Йөрәктән” дигән шигырен тапшыра. М.Җәлил аны 1935-1936 елларда иҗат иткән булган. 26 февральдә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы Татарстанның музыка мәдәнияты музее белән берлектә «Җидегән чишмә» кунакханәсендә легендар җырчы Усман Әлмиев белән очрашу оештырыла. Очрашуда Усман ага үз архивында сакланучы тарихи фоторәсемнәр, документлар белән таныштырачак. Тарихи ядкәрләрнең кайберләре Татарстан Милли музее фондына да тапшырылыр, дип фаразлый музей хезмәткәрләре. Оешып килүче музыка мәдәнияте музеена аксакал җырчы 1947 елдагы тамга куелган «Шагыйрь» операсының ария партитурасын бүләк итәргә вәгъдә биргән. Истәлекле очрашуда халык артисты репертуарындагы әсәрләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында популяр булган җырлар да яңгырар дип көтелә.



полная версия страницы