Форум » Тарих укытучылары өчен » Тарих укытучыларына сайтлар » Ответить

Тарих укытучыларына сайтлар

Admin: Тарих, җәмгыять белеме укытучылары өчен файдалы сайт: http://lesson-history.narod.ru Русча булса да кереп карагыз, презентацияләр һ.б. җитәрлек...

Ответов - 41, стр: 1 2 All

Admin: Бөек Ватан сугышы мультимедия картасы. Танышырга, фикер алышырга рәхим итегез: http://koshlaush.ucoz.ru/news/2009-05-04-19

tat: Искиткеч яхшы! Рәхмәт. Үземдә дә сылтама куйдым.

Admin: Татар халкы тарихы монда


Admin: Дамир ФӘСИЕВ Иске Татар бистәсенең Тукай урамында истәлекле биналар бик күп. Шунысы куанычлы, аларның шактые елдан-ел яңартылып, төзекләндереп торылса да, ерак тарихның истәлекле вакыйгаларын искә төшереп, бүген дә безгә хезмәт итәләр. Алкин өеннән соң бер бина аша гына булган Яков Бутягин йорты әнә шундый биналарның берсе . Ике катлы кирпеч өйне Яков Бутягин XVIII гасыр азагы XIX гасыр башында салдыра. 1876-1917 нче елларда бу бинада Татар укытучылар мәктәбе эшләп килә. Укытучылар мәктәбен 16 яше тулган татар егетләре өчен ачалар. Уку программасында урыс теле өстенлек иткән әлеге дүртьеллык мәктәпне бетергәч, егетләр Казан губернасының татар авылларындагы башлангыч мәктәпләргә урыс теле укытучысы итеп җибәреләләр. Булачак яшь мөгаллимнәргә биредә яңача укыту алымнарын өйрәтәләр. Аларга күренекле мәгърифәтчеләр Мөхәммәтгали Мәхмүдов, Шиһаб Әхмәров, урыс педагогларыннан М.Пинегин, А.Горы, академик Радлов, Богородицкийлар белем бирә. Шулай ук күп кенә дәресләрне һәм педагогик практиканы галим-энциклопедист Каюм Насыйри да алып бара. Һәр уку елында Татар укытучылар мәктәбендә туксаннан артык егет укый торган була. Моннан яшь мөгаллимнәр генә түгел, ә алдынгы карашлы милли-демократик хәрәкәт активистлары да тәрбияләнеп чыга. Бөтен татар дөньясының горурлыгы булган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый да шушы мәктәпне тәмамлый. Бу уку йортын тәмамлаучылар арасында II һәм III Дәүләт Думасы депутаты Садри Максуди, большевиклар Х.Ямашев белән Г.Сәйфетдинов, татар милләтенең киләчәге һәм иреге өчен фидакарь көрәшүчеләрдән Мирсәет Солтангалиев, язучылар Гафур Коләхмәтов, Сәгыйт Сөнчәләй, генерал-лейтенант Якуб Чанышев, татар театрына нигез салучыларның берсе Ильяс Кудашев-Ашказарский һәм тагын бик күп күренекле шәхесләр дә була. Хәзергесе вакытта бинаның диварында болар турында белдергән берничә истәлек тактасы да эленеп тора. Билгеле булганча, Октябрь инкыйлабы Казанга да зур үзгәрешләр алып килә. Укытучылар мәктәбе ябыла. Ләкин бина барыбер белем учагы – җидееллык мәктәп булып кала. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, аны госпиталь итеп үзгәртеп, 4 ел буе шул максатта файдаланалар. Бары тик сугыш беткәч, 1945 елның 1 сентябреннән генә ул яңадан мәктәпкә әйләнә. Шул рәвешле, күп язмышларга дучар булырга өлгергән бина 1969 елга кадәр 90 нчы номерлы сигезьеллык мәктәп булып тора. 1970-1978 елларда биредә Ваһитов районы балалары өчен Пионерлар йорты эшли. Ә 1979-1987 елларда бу бинада балалар шахмат уйнау серләренә өйрәнәләр. Шул ук елны ни сәбәпледер, әлеге шахмат мәктәбен ябып, бирегә Теплоконтроль заводының филиалын күчерәләр. 1994 ел азагына заводка бинаны бушатырга туры килә, чөнки Казан шәһәрендә милли мәктәп-гимназияләр ачу турында сүзләр йөри, ә биналар җитешми. Ниһаять, 1995 елның 23 февралендә әлеге бинаны үзенең элек булган максатларында файдалану бәхетенә ирешәләр. Казан шәһәре мәгариф бүлеге карары белән монда 30 нчы номерлы татар малайлары лицее ачыла. Ул татар телендә эшли башлый. Бүгенге көндә лицейда 100дән артык егет укый. Алар лицейга 7 нче сыйныфка киләләр. Күп фәннәрне татарча үзләштерүче егетләр гуманитар һәм икътисадый юнәлештә белем алалар. Лицейда 19 укытучы белем бирә. Алар арасында 1 техник фәннәр докторы, югары уку йорты белгечләре, укытучы-методистлар да бар. Белем алыр өчен җитәрлек шартлар тудырылган лицейда укучы ир-егетләр үзләре дә бик канәгать. Лицей директоры Илдар Мәһдиев үз коллективы өчен җаны-тәне белән тырыша торган шәхес. Ул шушы 130 еллык бай тарихы булган иске бинада эшләп килүче лицейның җитди проблемалары булуын да яшерми. Иң кызганычы шул: лицей карамагында бер карыш җир дә юк. Алгы якта – транспорт хәрәкәте көчле булган Тукай урамы, ә ишек алды ягы – аларныкы түгел. Лицей директоры көн саен үзенең эш кабинеты тәрәзәсеннән карап, бу җәйдә сүтеләчәк иске биналардан бушап калган урынның һичьюгы яртысын лицей карамагына күчерү турында хыяллана. Ник дисәң, иң беренче чиратта бинага янкорма итеп ашханә төзү кирәклеге көн кадагына килеп баскан. Аннан соң егетләргә шөгыльләнер өчен кечкенә генә булса да спорт мәйданчыгы да юк бит. Болар бүгенге заман уку йортларына кирәкле нәрсәләрнең чиреге генә, әлбәттә. Ә инде кечкенә генә бакча һәм гөл түтәлләре турында сүз кузгатырга да кыймыйлар лицейда. Директор Илдар Мәһдиев лицей өчен закон буенча территория тиешлеге хакында кирәкле документларны җыеп, шәһәр хакимиятенә дә илткән. Әмма бер кабинеттан икенче кабинетка “сәяхәт” иткән бер толыкман кәгазь папкасын ахыр чиктә югалтканнар. Шулай итеп, җепнең очын бүген дә эзләп таба алмыйлар әле. Әйе, Иске Татар бистәсенең элеккеге уку йортлары ничә еллардан соң өлешчә кире торгызыла. Һәм бу эш киләчәктә дә тукталмас. Тик менә 10 гасырлык юбилей кадәр юбилей үткәреләсе елда нинди тирән тарихи байлыкларга ия булган уку йортларына йөз белән борылып, халкыбызга милли кадрлар хәзерләүче белем учакларын бөтәйтеп җибәрү кичектерелмәс мәсьәләләр рәтендә торырга тиеш. Чыганак: 1000kzn.ru

Admin: Татарстан тарихы сайты (күп авторлар)

Admin: Русча булса да моннан электрон китаплар таба аласыз. Бик матур, эчтәлекле эшләнгәннәр

1: www.tataricness.com You are welcome.

1: www.tataricness.com

1: Admin You are welcome!

Admin: Сайтыгызда кунакта булдык.Тулырак танышырга тәкъдим итәм

Admin: Куллану өчен шәп сайтлар: 1, 2



полная версия страницы