Форум » Авыл мәктәбе » Илгизгэ!!!!!! » Ответить

Илгизгэ!!!!!!

Курса: Сэлам, сезгэ Курса якларыннан!!! Эллэ беркем дэ кермиинде форумыгызга, э????

Ответов - 9

Admin: Игътибарлы бул дустым, форумда ИЛГИЗ юк. Ә безнең форумда катнашучылар җитәрлек, Казаннар, Яшел Үзән, Чаллы, Арчалар һ.б. Бик итәгатьле кунакларыбыз да җитәрлек. Бу таныш-белештән көлү форумы түгел, бер Сезнең форумга кереп карыйсы иде. Бан аласыгыз килмәсә бик күпләрнең игътибарын җәлеп иткән форумга (форумны күзәтеп торучы кунакларыбыз, мәсәлән Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар форумы, җитәрлек...) таныш-белеш сүзе язып ятмагыз . Пишите в тему!!! Илгизгә әйтер сүзләрегез булса Миңа шәхси хәбәр җибәрегез... Хөрмәт белән ADMIN

bele.ru: Курса яза: Сэлам, сезгэ Курса якларыннан!!! Эллэ беркем дэ кермиинде форумыгызга, э???? Хәзерге вакытта Интернет челтәрендә аралашу өчен урыннар бик күп һәм форумда җитәрлек дәрәҗәдә контингент җыю күп көч һәм PR, маркетинг нигезләрен белүне сорый. Авыл җирендә генә булуга карамастан әлеге форумга керүчеләр саны юк түгел, менә сез дә кергәнсез, Курса әфәнде. (Кстати, Курса әфәнденең форумы нинди адрес буенча урнашкан, әллә ул аны булдырырга сәләтле түгелме???). Мин бу сүзләрне бәхәсләшү өчен түгел, уйлану өчен язам... Кушлавыч сүзе күпләр өчен Габдулла Тукай исеме белән нык бәйле һәм әлеге форумның бер аралашу темасы - Кушлавычның тарихы, аның шәхесләре, узганы һәм киләчәге булырга тиештер. Форумны күтәрү өчен тиешле "изюминка"ны таба һәм аны башкаларга күрсәтә белергә кирәк. Шуңа күрә Интернет челтәрендә әлеге ресурсның дәрәҗәсен арттыру бер шушы мәктәпнең генә түгел, район мәгариф бүлеге һәм администрациясенең дә планында булырга тиештер.. Татар халкына хас начар бер-береңә көнләшү гадәтен бетереп, әлеге форумның эшен күтәрүдә район белән бергә алынып эшләргә тәкъдим итәм. Ихтирам белән, Р.М. Гатауллин, BELEM.RU проекты җитәкчесе.

Admin: Безнең форумны яклап чыкканыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм!!! http://forum.belem.ru/ га да зур уңышлар телибез!!!


bele.ru: Кстати, Курса әфәнде татар хәрефләрен файдаланып яза алмый. Бу ни сәбәпле шулай? Ярдәм кирәк булса яисә әлеге форум авторына, яисә миңа мөрәҗәгать итегез. Татар телен бозып сөйләшмәгез! Әлеге форумда проблемасыз татарча язып була.

Резеда: Кушлавыч авылы безнең өчен элек- электән изге урын саналды. Моннан күп еллар элек, әле Кушлавыч авылында башлангыч мәктәп кенә булган чакта да без бу авыл белән тыгыз элемтәдә яшәдек. Аларның өлкән класс укучылары күрше Югары Сәрдә сигезьеллык мәктәбенә йөреп укыйлар иде. Ә үз чиратында бу мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы һәр елны апрель аенда Г. Тукай туган көнне, һава торышының нинди булуына карамастан , шигырь бәйрәменә җыела иде. Әле ул елларда язучылар Тукайны искә алырга Кырлай авылына гына киләләр иде. Ләкин алар арасында да Тукайның туган нигезенә килүчеләр бар иде. Елын хәтерләмим, шагыйрь Самат Шакир җитәкчелегендә бер төркем яшь язучылар- Нәбирә Гиматдинова, Фәннүр Сафин, Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт Куркачи ягыннан җәяүләп килеп, Кушлавычта шигырь бәйрәме үткәргәннәр иде!!! кушлавычта бу хәтирәләрне дә онытмаганнардыр әле.

Курса: Ярый, гафу үтенәбез, бу сүзләр сездән көлү түгел, үзебезне тикшереп карау иде! ЧЫН КҮҢЕЛДӘН: ГАФУ!!!!! (өйрәнеп килүче балаларның уены дип кабул итегез! бүтән кабатланмас!!!)

Admin: Форум кысаларында төрле темаларга фикер алышырга, яңалыклар алмашырга РӘХИМ ИТЕГЕЗ!!! Бергәләп көчәйтеп җибәрик форумны, әле өйрәнеп китсәгез бер-беребез белән төрле файллар, язма документлар алмашырбыз... Форумыбызның Мәктәптә компьютерлар куллану бүлегендә алмашу темасы бар, мин анда бер ГИФ рәсем куеп карадым, материаллар серверга урнаша... С/б Admin

Razani: Курсалыларга: Гафу үтенеп, бик дөрес эшләдегез. Икенче андый тайгак адымнар ясамаска сабак булып калсын, югыйсә сезнең турыда бик начар фикерләр туа башлаган иде. Кушлавыч авылы, Тукайны яратканга күрә, минем өчен изге авыл, изге урын. Кушлавыч мәктәбендә яңа интернет-технологияләрне, сайт ясау алымнарын чын күңеленнән, барлык теш-тырнаклары белән өйрәнеп ятучы укытучы булганга чын күңелемнән сөенәм. Шундый яшьләр булганда мәгърифәтнең коесы саекмас, ә киресенчә, мул сулы, тәмле сулы булыр. Уңышлар сезгә, коллегаларым! (Яшел Үзән районы, Акъегет урта мәктәбенең биология укытучысы Рәшит Нигъмәтуллин (Razani)).

Admin: Рәхмәт яхшы сүзләрегезгә, Рәшит абый!!! Аралашып яшик! Сүз уңаеннан, бу кайнар тема буларак язам әле: форумның Төрлесеннән дип аталган битендә Г.Тукай, аның иҗатына багышланган тема ачылды, фикерләрегез булса анда да язып калдыра аласыз.



полная версия страницы