Форум » Авыл мәктәбе » Администратор сүзе » Ответить

Администратор сүзе

koshlaush: Дуслар! Укытучылар! Безнең форумыбыз Кушлавыч мәктәбенә генә түгел, ә Сезгә дә аралашып торырга ярдәм итсен дигән теләкләрдә калам. Һәркем безнең форумыбызда катнаша ала. Аралашып яшик!

Ответов - 9

Razani: Әйдәгез, аралашыйк! Бу форумда һәр кеше үз сүзен әйтсен, фикерен белдерсен, тәкъдимнәр кертсен иде!

Admin: Әйдәгез, дуслар аралашыйк! Шулай ук, интернет өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз булса (сайт ясау, аны интернетка урнаштыру, һ.б.) http://duslarga.forum24.ru/ адресына мөрәҗәгать итә аласыз. Аңлашылмаса сораулар бирә аласыз!!!

Admin: Әйе,коллегалар! Авыл укытучысына шул инде ул: Уку бетеп, Сабантуйлар үттеме бәрәңге чүбе, чөгендер арасы эшкәртү һ.б. Аннары печән, күп тә үтми ашлык тогында эшләү, уку башлана, бәрәңге алу... Әйләнә дә шулай әйләнә...


Admin: Хөрмәтле коллегалар! Ялларыгыз ничек бара?..

Admin: Хөрмәтле коллегалар! Укыту планнары үзгәреп тору сәбәпле һәрбер фән форумына тематик планнар дигән тема өстәргә булдым. Аның аркылы тематик планнар, аларны төзү, фикерләр, киңәшләрегезне шул темаларда языгыз

Admin: Безнең сайтның исеме Кошлауч дип язылганга аптырап берничә тапкыр сорау бирүчеләр булды, нигә Кошлауч.народ.ру, ә Кушлавыч түгел? Бу турыда Азатлык радиосы сайтында да берничә сүз бар иде ( http://www.azatliq.org/content/Article/1193387.html ). Хәзер анда татар сайтлары турында яңа шәлкем эленгән: http://www.azatliq.org/archive/program_internet/latest/577/703.html Бу авыл исемен дәүләт документларына кертү белән бәйле (барысы да миңа ачык түгел). Безнең мәктәп документлары да рус телендә Кошлауч, ә татарча Кушлавыч дип язылган, печатьтә дә шулай. Шунлыктан хата булмас дип сайт исеменә рус вариантын http://koshlaush.narod.ru/ , ә форумга татар вариантын http://kushlaush.forum24.ru/ сайладык...

qdb: бу дөрес тә бер йактан. урыс, төрек телләрендәге о татар телендәге у га һәм киресенчә күчә. ә бу исем латин хәрефләре белән йазылгач ул дөрес, чөнки латин о, у хәрефләренең төп мәгънәсе урыс белән төрек телендәге шул ук хәрефләрнеке белән туры килә.

Razani: Безнең авыл исеме авыл Советы документларында - Акзигитово, мәктәп печәтендә бик күптәннән Акзегитово дип йөри. Электә моңа бик әһәмият бирмәгәннәр, ахрысы.

Admin: Хөрмәтле кунаклар һәм кулланучыларыбыз! һәр форумның беренче хәбәреннән соң RBC новости дигән реклама хәбәре юлы чыкты . Элек реклама ул кадәр күренеп тормый иде. Хәзер бу һәр форумның беренче хәбәреннән соң торачак. Әлеге реклама форум сервисыннан килә, шунлыктан без аны алырга хокуклы түгел, әгәр скриптлар кулланып әлеге реклама бетерелсә безнең форум бетереләчәк!!! Әлеге уңайсызлык өчен гафу үтенәбез. Аралашып эшлик!



полная версия страницы